Оренбур өлкәсенең Богырыслан шәһәрен су басты

Your browser doesn’t support HTML5

Оренбур өлкәсендәге берничә районны су баскан.21 июньнән бирле яуган яңгырда бигрәк тә Богырыслан шәһәре зур зыян күргән. Анда 200дән артык йортка су кергән дип яза җирле медиа. Коткаручылар каза зонасыннан 93 кешене чыгарган. Богырыслан шәһәрендә 40 меңләп кеше яши, аларның 5 меңләбе – татарлар.