Ямал-Ненец атоном бүлгесендә 18нче санлы төзәтү колониясендә утыручы хокук яклаучы Баһром Хамроевны 15 тәүлеккә штраф изоляторга (ШИЗО) япканнар. Ул колониядә: "Миңа тере Азат Мифтаховны күрсәтегез" дигән плакат тотып чыккан.
Математик Азат Мифтахов апрель аенда әлеге колониягә этап белән китерелде.
Хамроевның Facebook битендә хәбәр ителүенчә, аның янында адвокат булган.
Хамроев 2 июньнән 17 июньгә кадәр, ягъни 15 көнгә Мифтаховка теләктәшлек белдергәне өчен ШИЗОга ябылган.
Хамроев аңа инде ун ай хатлар тапшырылмавын әйткән. Шул ук вакытта ул посылка алуына сөенүен белдергән.
Баһром Хамроев әлеге колониягә узган елның август аенда этап белән китерелде.
- 2023 елны Хамроев 14 елга иректән мәһрүм ителде. Аны "Хизб ут Тәхрир" эше нигезендә гаепләделәр. Шул ук елның октябрендә хөкем карарында мәхкәмә гаепләүне йомшаграк маддәгә үзгәртте – террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу, чөнки тикшерү Хамроевның "Хизб ут-Тәхрир"дә җитәкче вазифасын биләвенә дәлил китермәгән.
- Хөкем карары чыккач, 2023 елның декабрендә Хамроевны Русиянең "Владимирский централ" төрмәсенә җибәрделәр. Хокук яклаучы хатынына төрмә җитәкчелегенең аның Коръән китабын тартып алуын сөйләгән иде. Шулай ук каты кыйнауларын да әйтте. Әлеге хәлдән соң аның янына ике тапкыр адвокат кертелмәде, ә медицина хезмәткәрләре кыйналуын теркәүдән баш тартты. Әлеге төрмәдә утыручы мөселманнар Хамроевны җәберләүне туктатырга чакырды.
- 2025 елның мартыннан ким дигәндә май аена кадәр Хамроев төрмә хастаханәсендә яткан һәм бик ябыккан дип яза, ОВД-Инфо.
- Баһром Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнде. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!