Анда шулай ук татар җырлары, татар уен кораллары да яңгырый.
Төп максат – татар биюен саклау. Бүгенге көндә татар биюе төрле ансамбльләрдә саклана, ләкин Казанда татар биюе мәктәбе юк.
Аерым мәктәп булдуру темасын хореограф Дәүләт Умеров, фольклор белгече Фәүзия Җәүһәрова даими күтәреп килә. Умеров сүзләренчә, Казан сәнгать институтында татар биюе кафедрасы булмау – бик кызганыч.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дәресләре 2021 елдан бирле уза. Аны Казан мэриясе белән Парк һәм скверлар мөдирлеге оештыра.
Казанда "Хәрәкәттә - бәрәкәт" бию проекты
Your browser doesn’t support HTML5
Казанда янә урам түгәрәгендә татар биюләре бииләр. Камал театрының яңа бинасы янында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” бию дәресләре уза. Һәр атнакич биредә бию осталары татар биюенә өйрәтә.