Кичә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы сайтында үзен "Кара очкын" ("Черная искра") дип атаган яшерен оешма исеменнән хәбәр пәйда булган. Моңа The Insider игътибар иткән.
Билгесез кешеләр берничә ай дәвамында "систем эчендә эшләдек" дип белдерә һәм хезмәткәрләр, тәэмин итү һәм башка юнәлешләргә кагылышлы мәгълүмат базаларын йөкләп алуларын әйтә.
Моннан тыш, яшерен төркем вәкилләре "Герань" дроннарының яңа партияләрендә йөзләгән "сюрприз" калдырдык" дип тә белдерә. Алар әйтүенчә, бу дроннарны очырырга маташканда алар шартлаячак. Әлбәттә бу белдерүләрне бәйсез рәвештә раслау мөмкин түгел. Моны The Insider басмасы да искәртә.
"Бу үтергеч дроннарны җыюга 15 яшьлек балаларны җәлеп итүгә безнең җавап. Ә "Алабуга"да моның белән, киресенчә, горурланалар. Моңа катнашы булган кешеләрнең исемлекләре инде бездә. Аларның кайберләре кыска гына аралашудан соң безгә җитештерү урынына үтеп керергә ярдәм итәргә ризалашты. Хәзер "Алабуга"да зур ыгы-зыгы: серверларны физик яктан сүндерергә туры килгән, ә ФСБ хезмәткәрләре системга үтеп керүгә катнашы булырга мөмкин кешеләрнең барысын да тикшерә", диелә "Кара очкын" хәбәрендә.
- Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!