Кишиневта "Урыс йорты" эшчәнлеген туктатты

Кишиневтагы "Урыс йорты" бинасы

Молдова хакимияте "Урыс йортын" дәүләт иминлегенә янау тудыручы һәм какшату эшчәнлеге алып баручы оешма дип бәяләде

4 июльдән Молдова башкаласы Кишиневта "Урыс йорты" эшчәнлеген туктатты

Бу хакта Россотрудничество җитәкчесе Игорь Чайка имзалаган белдерү оешманың рәсми сәхифәсендә чыкты. Анда оешма вәкиленең алга таба Молдовадагы Русия илчелегендә эшләячәге әйтелә.

Узган елның ноябрендә Молдова парламенты 1998 елда Русия белән төзелгән мәдәни үзәкләрне булдыру һәм эшчәнлеген җайга салу турында хөкүмәтара килешүне гамәлдән чыгарды. Нәкъ шул килешү нигезендә 2009 елда Кишиневта Русия фән һәм мәдәният үзәге ("Урыс йорты") ачылган иде.

Бу карар Молдова хакимиятенең Русиянең парламент сайлауларында тыкшынуы турындагы белдерүләре, ике тарафның дипломатларны чыгарып җибәрүе һәм фетнәчел Днестр буе тирәсендәге киеренкелек фонында кабул ителде.

Европа Берлеге белән якынаю сәясәтен алып баручы хәзерге Молдова хакимияте "Урыс йортын" дәүләт иминлегенә янау тудыручы һәм какшату эшчәнлеге алып баручы оешма дип бәяләде. Парламент утырышында килешүне гамәлдән чыгару тәкъдимен тәкъдим иткән мәдәният министры Кристиан Жардан, әлеге үзәкнең урыс мәдәниятен түгел, ә Русия пропагандасын алга этәрү коралы буларак кулланылуын белдерде.

2023 язында Молдовага сайлауда Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!