Украинага һөҗүм итү өчен дроннар җитештерүдә дә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.
"Алабуга-Политех"ның студентлар кабул итүне арттыру планнары турында "Эхо"га "Алабуга махсус икътисад зонасының элекке хезмәткәре сөйләгән. Аның сүзләренчә, быелгы реклам кампаниясенең актив рәвештә алып барылуының максаты да нәкъ менә студентларны күбрәк җәлеп итү өчен булган.
Студентлар санын арттыру дроннар җитештерүне киңәйтү планнары белән бәйле булырга мөмкин. Dnipro OSINT проектының украин аналитиклары белдерүенчә, май аеннан башлап "Алабуга" җирлегендә дроннар җитештерүче ширкәтне шактый киңәйтү эшләре бара. Яңа төзелеш мәйданы якынча 340 гектарны тәшкил итә.
- Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.
- 2024 елны Татарстанда "Алабуга Политех" көллияте белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язган иде ул вакытта 116.ru.
- Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы турында Азатлык та язды. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәрттеләр.
- Элек "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!