Русиядә спирт җитештерүче иң зур ширкәт "Росспиртпром" Башкортстан хакимиятенә караган "Башспирт"ны да сатып алырга ниятли. Килешүнең бәясе 4–5 миллиард сум дип бәяләнә, дип хәбәр итә "Коммерсантъ" үз чыганакларына таянып.
Басма мәгълүматларына караганда, узган атнада "Росспиртпром" вәкилләре Башкортстан ширкәтенең җитештерү мәйданчыкларында булган. Газет әңгәмәдәшләре сүзләренчә, сүз бөтен бизнесны сатып алу ихтималы турында бара. Шул ук вакытта хакимиятләр "Башспирт"ны сату мөмкинлеген рәсми рәвештә расламады.
"Росспиртпром" өчен бу 2025 елның ахырында "Татспиртпром"ны сатып алганнан соң чираттагы зур килешү булырга мөмкин. "Алкопро" гильдиясе президенты Андрей Московский "Башспирт"ны сатып алу "Росспиртпром"га үзенең чимал базасын ныгытырга һәм спиртлы эчемлекләр базарындагы өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип саный.
Быел гыйнварда "Росспиртпром" "Татспиртпром"ны сатып алды. Килешү 20–25 миллиард сум дип бәяләнә.
"Росспиртпром" 2024 елда 8,3 миллиард сумга хосусыйлаштырылды. Ширкәтнең формаль бенефициары дип эшмәкәр Владимир Акаев атала, ул хиссләрнең 49% ия. Калган 51% урау юллар белән Аркадий Ротенберг белән бәйле фондка карый дип яза медиа.
Әле җәй башында гына Башкортстан хакимиятенең "Башнефть" ширкәтендәге хиссәләренең бер өлешен сатуы билгеле булды.
Республика хакимиятен мондый адымга беренче чиратта бюджеттагы кыенлыклар һәм "Башнефть"нең финанс нәтиҗәләре начараю этәргән диелә.
Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.