10 июльдә Польшаның башкаласы Варшауда башкорт сәяси тоткыннарга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Биредә Баймак эше нигезендә төрмәдә утыручылар да, аңа кадәр дә фикерләре өчен кулга алынып зинданга утыртылган шәхесләрнең рәсемнәре, алар турында мәгълүмат бар. Башкортлар Русиядәге асаба халыкларыннан Путин режимының басымын үз җилкәсендә ныклап татыган милләт булып санала. Бу хакта Варшауда ачылган фотокүргәзмә вакытында да әйтелде. Аны оештыручылар - Азат милләтләр Лигасы. Аның вәкилләре сүзләренчә, башкортлар бүген нинди золым кичергәннәрен Европада белмиләр, хәбәрдар түгелләр. Башкортларның басым астында яшәүләре хакында, күпләр фикерләре өчен төрмәгә утыртылуы турында белсеннәр өчен булдырылды әлеге чара, дип аңлата оештыручылар.
2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак район мәхкәмәсе хөкемдары Элина Таһирова башкорт активисты Фаил Алсыновны Русия Җинаять кодексының 282 нче маддәсе 1нче өлеше ("нәфрәт яки дошманлык уяту") нигезендә гаепле дип таныды һәм аны гомуми тәртипле колониядә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем итте. Гаепләү ягы активистка шул ук ук дүрт елны сораган иде, ләкин колония-яшәүлектә. Алсыновка хөкем карарын игълан итүгә берничә мең тарафдары килгән, алар мәхкәмә карарын ризасызлык белән каршы алган. Мәхкәмә бинасы каршындагы мәйданда хокук саклау оешмалары белән бәрелешләр булган: куәт структуралары протестчыларга каршы яшь чыгаручы газлы гранаталар кулланган һәм аларны резин таяклар белән кыйнаган. Протестчылар исә җавап итеп полициягә кар ыргыткан. Ахыр чиктә, көч структуралары Алсыновны мәхкәмә бинасыннан бары тик зур күләмдә өстәмә көчләр килгәч кенә алып чыгып китә алган. Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә 80ләп кешегә җинаять эше ачты.
Фотокүргәзмә шәһәрнең үзәгендә, Krakowskie Przedmieście дигән җирдә эшли. Анда берничә стенд куелган. Һәрберсендә бүген төрмәдә утыручы сәяси тоткыннарның фотолары урнаштырылган, алар турында мәгълүмат язылган. Араларында Фаил Алсынов, Айрат Дилмөхәммәтов, Баймак эше нигезендә хөкем ителүче Әлфинур Рәхмәтуллина, Сания һәм Данис Үзәнбаевлар һәм башкалар бар. Мәгълүмат поляк телендә язылган. Күргәзмә "Башкортстан: сезнең һәм безнең азатлык өчен" дигән шигар астында уза.
БУ ТЕМАГА:
Репрессияләр дәвам итә: Айрат Дилмөхәммәтов инде өченче тапкыр төрмәдә утыраБу чарада Башкорт комитеты әгъзасы, АКШта яшәүче активист Айгөл Лайон да канашты. Ул бу чарада чыгыш ясады, Баймак эше нигезендә төрмәдә утырган, кулга алынып тикшерү изоляторында һәлак булганарны искә алды.
"Халык башкорт теле, табигатьне саклыйк дип әйткән кешене яклап чыкты, репрессияләргә каршы тору символына әверелгән шәхесне коткарыйк дип урамга чыкты. Башкортлар өчен эзәрлекләүгә дучар булган һәркем — каһарман. Башкортстанда хөкем ителгәннәрнең гаепсез икәнен беләләр һәм бу эшләр барысы да "чит илдән идарә итүчеләр" аркасында булды дигән яла ягуга, пропагандага беркем дә ышанмады", дип әйтте ул. Азатлык аңардан бу күргәзмә турында сорашты.
— Ни өчен фотокүргәзмәне оештырыр өчен Варшау сайланды? Бу башка шәһәрләрдә дә узачакмы?
Бу күргәзмә шәһәрдән шәһәргә күчеп йөри алса, моңа ирешә алсак, әйбәт булыр иде
— Бу - безнең беренче күргәзмә. Башкортларның чит илдәге комитеты үзе генә башкарып чыгарырлык эш түгел, биредә Азат милләтләр Лигасының әгъзасы, якут активисты Раиса Зубареваның өлеше зур. Рөхсәт итү кәгазьләрен алу өчен дә ул йөрде, урынны раслату да кирәк, моннан тыш мең төрле вак-төяк эшләр дә күп. Рәхмәт аңа. Кызганыч, кайда гына барсаң да, кем белән генә сөйләшмәсәң, күпчелек Русиядә бары тик урыслар гына яши дип уйлый. Халыклар, милләтләр төрле, аларның һәркайсысының үз теле, үз дине, яшәү шартлары нык аерыла. Европа кешеләре дә Русия турында белми диярлек. Ә баскында яшәүче, үз җирләре, хокуклары өчен көрәшүчеләр турында ишеткәннәре дә юк. Кызганычка, боларны Русиядәге кешеләр дә белмиләр, белергә дә теләмиләр.
Бу фотокүргәзмә Варшауда оештырылды, кеше күп йөри торган паркта урнаштырылган ул. Моның өчен хакимияткә дә рәхмәт. Кешеләрнең бер өлешендә булса да кемнәр болар, ни өчен башкортлар Путин режимына каршы көрәшә, ни өчен алар төрмәдә утыра дигән сораулар туар, алар кызыксыныр дип уйлыйм. Бу күргәзмә шәһәрдән шәһәргә күчеп йөри алса, моңа ирешә алсак, әйбәт булыр иде.
Поляк халкы Русия империясеннән дә, аннары СССРдан да күп золым күргән милләт. Алар урыс режимы ни икәнен үзендә татыган милләт, асыл улларын-кызларын югалтып, фаҗига артыннан фаҗига кичереп, әлеге вакытта азатлыгын саклаган милләт. Поляк халкы Русиянең эчендә баш бирергә теләмәгән, бүгенге хәлләр белән риза булмыйча урамга чыккан башкортлар булганын белсеннәр.
— Сине бу чарада иң тәэсирләндергәне ни булды?
— Кешеләр килде, килеп туктап тыңлап торды, китмәде, гәрчә яңгыр да булды бит аның ачылышында. Самимилек, ихласлык сизелде. Кызык булмаса, кеше китеп бара ул. Мин икенче көнне дә ул җиргә бардым. Махсус күзәтеп тордым. Кешеләр күпләп килде, карады, укыды, фотоларга төшереп йөрде. Гәрчә ул көнне дә яңгыр туктамады. Шуларны күрәсең дә канатланасың, юкка эшләмибез кебек, мәгълүмат тарату да мөһим дип уйлыйсың. Алайса күп сөйләдек, сөйлибез, кемгә кирәк ул, дигән уйлар да кергәли. Кирәк, дәвам итү мөһим.
— Мондый чаралар сәяси тоткыннарның үзләренә, аларның туганнарына ничек тәэсир итә дип уйлыйсың? Безне, безнең туганнарның исемнәрен кулланмагыз дип мөрәҗәгать итүчеләр булдымы?
Төрмәгә хат язу дигән сүз дә өркетә кешеләрне
—Бу тоткыннарга ярдәм итәме, юкмы - белмим. Анда берничә кешегә игътибар иттем. Бер-ике хатын күргәзмәдә йөрде һәм аерып сәяси башкорт хатын-кызларны фотосурәткә төшерделәр. Килеп кызыксындым. Хатын-кызларга теләктәшлек, ярдәм тою күпкә мөһимрәк, диде поляк хатыны. Мин сәяси тоткыннарга хатлар язганым булды, бу хатын-кызлар да миннән хат алса, күңелләре, бәлки, күтәрелер. Хатын-кызга төрмәдә утыру күпкә авыр, ә бу очракта алар нахакка гаепләнеп, зинданда тотыла. Ниләр кичерә алар, ниләр уйлый, балалары, оныкларыннан аерым яшәүне ничек кичерә - күз алдына да китерү авыр. Хатын-кыз булсынмы, ирме фикере өчен, позициясе өчен төрмәдә утырырга тиеш түгел, дип сөйләштек. Бәлки, ерактан, бу сәяси тоткыннар хатлар алса, алар безне беләләр, безне онытмаганнар дип уйлап яшәргә көч табар.
Бу да бит зур эш. Башкорстан кешеләре үзләре хат язарга куркадыр, Русиянең башка җирләреннән алалармы икән алар хатлар - белмим. Кешеләр курка. Төрмәгә хат язу дигән сүз дә өркетә кешеләрне.
Кирәкми, безнең исемнәрне, туганнарыбызның исемнәрен кулланмагыз дигән хатлар алганыбыз булмады. Әмма кешеләр чыгарырлар, азат итәрләр дип һаман Русия хакимиятенә ышануын дәвам итә дип сизәм, алар миһербанлык кылырлар дип өметләнәләр. Менә фәлән кешене чыгардылар бит, минекен дә, безнең кешебезне дә төрмәдән чыгарырлар дип көтәләр. Кешеләр яхшылыкка өмет итеп яши, Русия хакимияте бу очракта да аерым кешеләрне азат итеп, үз файдасында кулланганын аңларга авыррак, күрәсең.
БУ ТЕМАГА:
"Русиянең либераль оппозициясе дә империя чире белән чирле"Европада, Америкада урыс милләтчеләре бар, алардан тыш без, Мәскәүдән аерылып чыгарга теләүче активистлар, бар. Безнең арада ниндидер сәер генә ярыш бара. Кем иртәрәк килеп яки күбрәк сөйли, шуның сүзе, фикере дөрес кебек кабул ителә. Урыс либералары үзләре хакында: "Без - "яхшы урыслар", дип сөйли, теге яки бу дәүләттән акча сорый, урыслар интегеп яши, Путин диктатурасыннан иза чигәбез, диләр. Безне исә алар читкә этәрәләр, Русиядә шовинизм, ксенофобия юк диләр, болар Русияне тарткатучылар, алар Русиягә, урысларга каршы дип безгә яла ягалар. Менә бу очракта да алар Баймак эше нигезендә утыручыларны да күрмәмешкә салыша, аларны сәяси тоткын дип санамый. Шуңа бу безнең кешеләребез өчен көрәшү тагын да авырлаша. Бер яктан Путин диктатурасы, икенче яктан - чит илдә Европа дәүләтләрен, Америка хакимиятен имеп ятучы, безгә каршы сөйләүче "яхшы урыслар". Безнең турында, асаба халыклар турында, беркем дә искә алмый. Шуңа күрә үзебез турында үзебез сөйләргә тиеш булып калабыз. Безнең бәйсезлек өчен дә беркем дә көрәшмәячәк, безнең өчен дә беркем дә җан атмаячак. Ни өчен башкорт сәяси тоткыннар турында гына сөйләнә дип сораучылар да табыла ала. Башка милләтләр дә Путин режимына каршы көрәшә. Әйе, әмма ләкин бүген башкортлар - үз хокуклары өчен иң актив көрәшүче халыкларның берсе.
Чараны оештыручылар
— Чарага башкортлар, андагы татарлар килдеме?
— Бу фотокүргәзмә булачак дип алдан хәбәр ителмәде, кешеләр шуңа да күп түгел иде. Әмма ни гаҗәп, шулай булуга карамастан, кешеләр бар иде. Шунда яшәүче башкортлар, татарлар белән дә күрештек. Кызганыч, бу фотокүргәзмәне рәссам Семён Скрепецкий күрә алмады, исән булса, ул аны бик шәп яктырткан булыр иде. Әмма әрәм булды, үтерделәр үзен. Ул безнең фикерле талант иясе иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!