Новосибирски халкы сугышка каршы язган өчен төрмәдә утырып чыккан Таһир Арсланов юбилеена 50 мең сум акча җыйган

Таһир Арсланов

Апелляция мәхкәмәсе Арслановның срогын ике айга кыскартты

Новосибирски шәһәр халкы 70 яшьлек элекке сәяси тоткын Таһир Арслановны котлар өчен 50 мең сум акча җыйган. Арсланов колониядән 1 июнь көнне чыкты. "7х7 — Горизонтальная Россия" басмасы язуынча, акча җыюны Новосибирски шәһәр шурасының элекке депутаты Светлана Каверзина башлады. Нәкъ бәйсез булып кала алган Каверзина ул вакытта Арсланов эше турында халыкка җиткерде. Ир аңа хат язган һәм Каверзина аны интернетта бастырып чыгарган иде.

2023 елның августында мәхкәмә Вконтактеда сугышка каршы язган пенсионерны өч ел колониягә хөкем итте. Ул күрше булган дәүләткә бәреп керүне "Кремль фашистларының яулап алу сугышы" дип атаган иде һәм хәрби комиссариатларны яндырырга чакырды. Мәхкәмә Арслановны террорчылыкка һәм киңкүләм тәртипсезлеккә чакыруда гаепле дип тапты.

Арслановның кызының Киевта яшәвен һәм сугыш башлангач бомбадан качу урыннарында яшеренүен әйткән иде.

БУ ТЕМАГА:

"Мин инде төрмәдән исән чыкмам". Сугышка каршы ике фикер өчен өч елга хөкем ителгән татар тарихы

Соңрак Росфинмониторинг Таһир Арслановны экстремист һәм террорчылар исемлегенә кертте. Шул сәбәпле аның бердәнбер банк картасын блокладылар, ул акчасыз торып калды. Аны әлеге исемлектән колониядән азат ителгәч дә төшермәгәннәр. Шуңа Арсланов хисабыннан аена 10 мең сумнан да күбрәк акча ала алмый.

Таһир Арслановның төрмәгә утыртылгач өе, бакчасы караусыз калган. Хәзер ир аларны төзекләндерергә тиеш. Песие булган, әмма тентү вакытында песиен куәт оешмалары вәкилләре үтергәннәр.

Апелляция мәхкәмәсе Арслановның срогын ике айга кыскартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!