Пермь ягында һәм Башкортстанда татар-башкорт авылларын су басты

Your browser doesn’t support HTML5

Пермь ягының Октябрьский районындагы Югары Ирән, Әтнәгуҗа, Мостовая авыллары өлешчә су астында калган. Су шулай ук Янапай, Колтай, Ишем, Самар, Уразмәт, Бикбай һәм Биктүбә авылларына да килгән. Октябрьский районы халкының өчтән бер өлеше - татарлар.

Башкортстанның Аскын районы Уршиды авылын да су баскан. Рәсмиләр белдерүенчә, Сарысу елгасы күтәрелү сәбәпле, Уршидедә 32 хуҗалыкка су кергән.

20 июльгә булган мәгълүматка караганда, Пермь ягында 53 йорт су астында кала. Төбәктә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшли, вакытлыча яшәү урыннары булдырылган.

Синоптик һәм галим Андрей Шихов сүзләренчә, бу — Пермь төбәге тарихында иң көчле яңгырлар.

Социаль челтәрләрдә кешеләр ярдәм сорап яза, күпләр бернисез калган.