Ак Йорт "Әсир милләтләр атналыгын" игълан итте

Доналд Трамп

Анда коммунизм төп куркыныч буларак телгә алына

АКШ президенты Доналд Трамп 2026 елның 19-25 июлен Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты.

Анда коммунизм һәм авторитар режимнар тәнкыйтьләнә.

"Әсир милләтләр атналыгы вакытында без коммунизм һәм тираниядән газап чигүче һәркемгә теләктәшлек күрсәтәбез һәм бөтен дөньяда ирекнең мәңгеллек кыйммәтләрен яклау бурычын кабат раслыйбыз", диелә документта.

Шулай ук АКШның ирек, демократия, дин иреге һәм кеше хокукларын яклау позициясе ассызыклана.

"250 елдан артык вакыт дәвамында безнең ил дөнья өчен азатлык маягы булып торды, һәм Әсир милләтләр атналыгы вакытында без коммунистик режимнар астында җәфа чигүчеләрне беркайчан да онытмаска ант итәбез. Америка беркайчан да коммунистик ил булмаячак, һәм без социализмга яки халык буларак кем икәнебезне һәм милләт буларак нинди кыйммәтләрне яклавыбызны юк итәргә омтылган явыз идеологияләргә беркайчан да баш имәячәкбез. Без ирекле сулыш алырга теләүче, хакыйкатьне әйткән өчен зинданга ябылучы, диннәре өчен җәзага тартылучы һәм азатлык кына бирә ала торган муллыктан мәхрүм ителгән кешеләрнең барысына да теләктәшлек белдерәбез. Бергәләп без дөньяда тынычлык, муллык, суверенитет, дини ирек һәм кеше абруен яклауны дәвам итәчәкбез — һәм Америка яшәгәндә, азатлык эше беркайчан да сүнмәячәк", диелә анда.

"Әсир милләтләр атнасы" нинди халыкларга кагыла?

АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) ​кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атна АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан 1959 елда игълан ителә. Канун нигезендә, АКШ президенты "Әсир милләтләр атналыгы"н ел саен июльнең өченче атнасында игълан итәргә тиеш, бу атна барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырыла.

АКШ Конгрессының 1959 елда канунга әверелгән резолюциясе текстында Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Романия, Көнчыгыш Германия, Болгарстан, континенталь Кытай, Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һ.б. илләр санап кителгән.

Соңгы елларда Ак йорт эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыклар арасында кырымтатарларны, этник украиннар, уйгырларны һәм Кытайның Синҗан төбәгендә башка этник һәм дини азчылык халыкларны да атый. Татарлар һәм башкортлар соңгы елларда аерым аталмаса да, гомуми резолюция текстында Идел-Урал төбәге һаман бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!