Чәкчәк дипломатиясеннән чәкчәк манарасына

Your browser doesn’t support HTML5

20 июльдә Казанда чәкчәктән 10 метрлы, 4,5 тонналы манара төзелде. Ул Русиянең Гиннес китабына кертелде. Чараны “Пятница” телеканалы оештырган иде. Иң биек чәкчәкне танылган кондитер Ренат Әгъзамов белән 70ләп пешекче әзерләде.

35 градус эссе көндә урамда 1,5 тонна май кайнады. Чәкчәк өчен якынча 1,2 млн сумлык продукт тотылган. Балны Лаеш районындагы Зариповлар умарталыгыннан алганнар. 2,4 тонналап бал киткән.

Рекорд теркәлгәннән соң чәкчәкне җыелган халыкка таратканнар.

Әлеге чараны соцчелтәрләрдә “ахмаклык”, “ризык әрәм итү”, “эшсезлектән интегү” дип атаучылар булды.

Казанның туризм түрәсе Алия Жаворонкова чараны татар мәдәнияте белән таныштыруның бер юлы диде.

2022 елда Татарстанның Кукмара шәһәрендә 200 килолы бәлеш пешерделәр һәм Русия рекорды куйдылар.