"Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте үз эшен туктатты

Быел хәрәкәт оештырылып эшли башлаганга 10 ел булды.

Кырымтатар мөселманнарының эзәрлекләнүе турында язучы "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте үз эшен туктатты

Июнь азагында Русия хакимиятләре "Кырым теләктәшлеге" ("Крымская солидарность") хокук яклау хәрәкәтен "ят агент" дип таныды.

Ун ел дәвамында "Кырым теләктәшлеге" үз тирәсенә бик күп бер-берсенә ярдәм итәргә әзер кешеләрне туплады, эзәрлекләнгән мөселманнарга ярдәм итеп килде.

Ләкин килеп туган вазгыятьтә алар эшләрен дәвам итә алмаулары турында әйтә.

"Бу көннән (22 июльдән) безнең сәхифәбез һәм социаль челтәрләр яңартылмаячак. Иҗтимагый хәрәкәт эше туктатылды", дип язылган хәрәкәтнең Facebook битендә.

Хокук яклаучылар күбрәк кырымтатар һәм мөселманнар эшләре, аеруча "Хизб ут Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче мөселманнар турында язды.

Элек Татарстан-Башкортстанда тоткарланган мөселманнарның туганнары да Facebook-та "Ата-аналар теләктәшлеге" ("Родительская солидарность") төркемен булдырган иде, әмма куәт оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан булган басымнан соң алар эшчәнлеген туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!