Дроннар Башкортстанда нефть куган "Сөбханкoл" диспетчер станциясенә һөҗүм иткән булуы ихтимал

Exilinova фотосы

Ул Туймазы районында урнашкан

Дроннар Башкортстанда нефть куган "Сөбханкoл" диспетчер станциясенә һөҗүм иткән булуы ихтимал.

Supernova+ украин каналы кара төтен күтәрелгән видеолар чыгарды.

Соңрак республиканың гадәттән тыш хәлләр идарәсе сәнәгать корылмасына террор һөҗүме ясалуын хәбәр итте, әмма кайсы ширкәткә ясалуы турында мәгълүмат булмады.

Диспетчер станциясе Русиянең Башкортстандагы Туймазы районында урнашкан нефть эшләнмәләре үткәргечләре системының стратегик корылмасы. Ул нефтьне кабул итү, саклау һәм кудыруны тәэмин итүче "Транснефть-Урал" ширкәтенә карый. Станция Сөбханкол авылы янында урнашкан.



Иртә белән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфада һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде.

Украина стратегик ширкәтләргә дроннарны Русия һөҗүмнәренә җавап итеп җибәрә. Киев Русиянең һәр нефть эшкәртү корылмасына ясалган һөҗүм Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып бару мөмкинлеген киметә дигән фикердә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!