Бу юлы тарихка зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, балалар Казан ханлыгы турында спектакль куйган. Аланда катнашкан әти-әниләр дә читтә калмаган: «Зәңгәр шәл»не уйнаган.
Быел аланда АКШ, Канада, Британия һәм Австралиядән гаиләләр булган. Һәр тамыр җәйгән урынында татарлар мәктәп, мәчет төзегән, ешрак итеп үз эшен башлаган. «Татар аланы», тел мәктәбе дә шулай башланган.
«Моның кыйммәтен аңлаган кешеләр күбрәк булсын иде», — ди Алимә Сәләхетдинова.
«Татар аланы» гадәттә АКШ яки Канадада уза, Европа, Төркиядә дә оештыру хыяллары бар.
Монреальдә "Татар аланы" узды
Your browser doesn’t support HTML5
Монреальдә «Татар аланы» тәмамланды. Анда быел 74 кеше катнашкан. Аланны Alima Academy онлайн татар мәктәбе җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова оештырды. «Бирегә татарлыкның мәгънәсен аңлаган, белем алу мөһимлеген кадерләгән кешеләр җыела», — ди Сәләхетдинова.