5 августта Уфага дроннар һөҗүм итте. ASTRAның OSINT-анализына күрсәткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә "Башнефть-Новойл"да янгын чыккан.
Һөҗүм турында беренче булып Exilenova+ һәм Supernova+ телеграм-каналлары хәбәр итте. Алар төтен күтәрелгән видеолар чыгарды.
Соңрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үз Телеграм каналында ширкәтләргә һөҗүм ясалуын раслады. Ул дроннарның бәреп төшерелүен әйтте.
"Ширкәтләребезгә чираттагы террорчылык һөҗүмен кире кактык. Дрон кыйпылчыклары Уфаның сәнәгать зонасына төште. Хәзер анда янгынны сүндерәләр. Иң мөһиме беркем дә һәлак булмады һәм зыян күрмәде", диде ул.
Бу соңгы биш көндә Уфадагы нефть эшкәртү корылмаларына ясалган өченче һөҗүм. Моңа кадәр дроннар "Башнефть"кә 1 һәм 2 августта һөҗүм иткән иде.
"Башнефть" ширкәте Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында бер-берсенә бик якын урнашкан өч нефть эшкәртү заводы белән идарә итә: "Башнефть-Уфанефтехим", "Башнефть-Новойл" һәм "Башнефть-УНПЗ".
Your browser doesn’t support HTML5
Дроннар Уфага һөҗүм итте
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!