Татарстанның Яшел Үзән районында дрон һөҗүме нәтиҗәсендә сивил корылмада янгын чыккан. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белдерде.
"Калдыклар (дрон калдыклары - ред.) төшү нәтиҗәсендә сивил корылмасының берсендә кечкенә янгын чыкты. Ул тиз арада сүндерелде. Вакыйга урынында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр юк", диде ул.
Supernova украин каналы Яшел Үзәндә Wildberries келәтенә һөҗүм ясалган булырга мөмкин дип белдерә.
Inkazan Telegram каналы укучылары Казанның төньягында шартлау тавышлары ишетелүе турында язды.
Соңрак Татарстан саклану министрлыгы Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте.
Бүген иртән Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски, Чистай, Зәй, Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллыда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Хәзер Казан белән Яшел Үзәндә чикләүләр алынды.
Яшел Үзән районында Ozon, Wildberries келәтенең тарату үзәкләре һәм башка эре корылмалар урнашкан.
31 июльдә ASTRA Татарстанның Яшел Үзән районындагы Wildberries-ка һөҗүм булуы турында хәбәр иткән иде. Шаһитлар һөҗүм нәтиҗәләрен күрсәткән видеолар һәм фотолар бастырды. Ул көнне Russ & Wildberries (RWB) берләшкән ширкәтенең матбугат хезмәте: "Яшел Үзәндәге келәт комплексы гадәти режимда эшли", дип белдерде
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!