Turkish Airlines якын көннәргә Казаннан Истанбул һәм Антальяга иртәнге очышларны туктатты 

Иллюстратив фото

Дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле соңгы көннәрдә Казан һава аланы иртән очышларны җибәрми һәм кабул итми

Turkish Airlines якын көннәргә Казаннан Истанбул һәм Антальяга иртәнге очышларны туктатты

Моңа һава киңлеген куллануга кертелгән чикләүләр сәбәп булган. Чөнки дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле өч көн рәттән Казанда һава аланнары вакытлыча ябылып торды.

Шул сәбәпле кичә өзеклекләр башланган. Төркиядән килгән TK-3062 (Истанбул) һәм TK-429 (Анталья) рейслары "ковер" планы кертелү сәбәпле Тифлискә төшәргә мәҗбүр булган. ТК-3062 рейсы нәтиҗәдә Казанга 13,5 сәгать соңарып килеп җиткән, ә ТК-429 бөтенләй борылып кире Истанбулга кайтып киткән.

Бу тоткарлыклар сәбәпле, рейсларны гамәлдән чыгарганнар.

TK-3063 рейсы Антальяга 14 сәгатькә соңарып, TK-3039 алты сәгатькә соңарып очып киткән, ә ә TK-430 рейсы бөтенләй өч көнгә гамәлдән чыгарылган.

8 августтан соң TK-3033 (Анталья), TK-429 (Истанбул) һәм TK-30323 (Анталья) рейслары очачакмы-юкмы әлегә билгесез.

Turkish Airlines ярдәм хезмәтендә бу юнәлешләргә алдагы вазгыятьне фаразлый алмауларын белдергәннәр. Шулай да юлчыларны башка рейсларга күчерергә вәгъдә иткәннәр.

TOURDOM.RU хәбәр итүенчә, Истанбулга барырга тиеш булганнарга TK-6890 рейсы белән 19:05 сәгатьтә очу тәкъдим ителә. Бүген иртән Антальяга оча алмаган юлчыларга TK-3023 рейсы белән 16:05 сәгатьтә очу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Иртәгә бу юнәлештә ике рейс планлаштырылган TK-3039 — 13:20 сәгатьтә, TK-3023 — 15:10 сәгатьтә.

  • Дроннар аркасында Казан һава аланында очкычларны кабул итү яки очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелә.
  • Татарстанга дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар тудыра.
  • Бүген Казан һава аланында 50дән артык очыш тоткарланды.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!