Кызык тарих: "Туган тел" җырының дүртенче куплетын беренче тапкыр кем җырлый?

Your browser doesn’t support HTML5

Татар халкының милли гимнына әйләнгән "Туган тел" җырының советлар чорында өч куплеты гына җырлана. Дүртенче куплетын 1989 елда беренче тапкыр Казанда Финляндиядән "Башкарма" төркеме җырлый. Халык дүртенче куплетның булуына шакката, фин татарлары да аларның белмәвенә гаҗәпләнә.