YouTube "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") каналын томалаган

"Урыс җәмгыяте" архив фотосы

YouTube 1,2 миллион кеше язылучысы булган "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") каналын томалаган. Төп каналдан тыш, платформа аның резерв каналын да бетергән. Бу хакта "Урыс җәмгыяте" координаторы Андрей Ткачук белдерде.

Аның сүзләренчә, YouTube каналны бетергәндә экстремистик һәм җинаятьчел берләшмәләрне рекламалауны тыю кагыйдәсенә таянган. "Урыс җәмгыяте" бу карарга каршы чыгарга тырышкан һәм оешманың Русиядә экстремистик дип танылмавын әйткән.

Ткачук YouTube-ны русофобиядә гаепләгән.

  • "Урыс җәмгыяте" 2020 елда оештырылган Русиядәге милләтчел һәм хакимиятне яклаучы хәрәкәт. Хәрәкәт катнашучылары мигрантларга каршы рейдлар белән билгеле. Аларны кайвакыт куәт оешмасы вәкилләре белән бергә үткәрәләр.
  • "Урыс җәмгыяте" соңгы елларда Уфада да маршлар уздырды. Социаль челтәрләрдә язылганча, аларның вәкилләре империя байраклары күтәреп йөргән.
  • Элегрәк "Русская община" каналында активистлар Южное Бутоводагы гыйбадәт йортында канунсыз эшли дип, Мәскәү мэрына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга мөрәҗәгать итте. Алар гыйбадәтханәне ябуны, анда йөрүчеләрне хәрби комиссариатта исәпкә алуны сорады. Шуннан соң Тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать нигезендә тикшерү башлавын хәбәр итте.
  • Шулай ук алар Балашихада балалар бакчасы һәм саклану-сәнәгать ширкәте янәшәсендә мөселман җәмгыятенең гыйбадәт йорты өчен бина алу ихтималлыгына канәгатьсезлек белдерде. "Сова" тикшеренү үзәге чыгарган хисапта әйтелгәнчә, шәһәр хакимиятенә акланырга туры килгән һәм алар гыйбадәт йорты ачуны планлаштырмаганнарын, шулай ук бинаны дини оешма тарафыннан сатып алу килешүен килештермәгәннәрен әйткәннәр.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!