Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган

Your browser doesn’t support HTML5

10 августта Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, 75 кеше яраланган, 21 кеше хастаханәдә. Украина һөҗүмнең "ТАНЕКО" нефть ширкәтенә булуын белдерде. Русия рәсмиләре һөҗүмнең урыннарын әйтмәде, һәлак булучылар арасында бер бала, Үзбәкстан һәм Таҗикстан ватандашлары бар диде.