Кама буенда, Казаннан 220 км ераклыкта урнашкан һәм Русиянең иң эре ненфть химиясе комплексларының берсе янында төзелгән Түбән Камага 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Биредә ике нефть эшкәртү заводы — "Танеко" һәм ТАИФ эшли, шулай "Түбән Кама нефтехим" ширкәте урнашкан. Украина кораллы көчләре аларга даими һөҗүм итеп тора. Әмма 10 августтагы һөҗүм башкалардан аерылып тора.
Украина Баш штабы мәгълүматларына караганда, һөҗүмнең һәдәфе нәкъ менә нефть эшкәртү заводлары булган, әмма украин дроннары шәһәрдәге торак йортларга, шулай ук сәнәгать мәйданындагы хостелга да һөҗүм иткән. Рәсми мәгълүматларга караганда, 13 кеше, шул исәптән Үзбәкстан һәм Таҗикстан ватандашлары, шулай ук биш яшьлек кыз һәлак булган — дрон Мәктәп бульварындагы йорт агачына бәрелеп шартлаганда, бала балконда йоклап яткан, шартлау аркасында тәрәзә ватылган. Тагын 78 кеше яраланган.
Күпкатлы йорттагы 132 фатирның 60ында тәрәзәләр ватылган. Вакытлыча урнаштыру мәсьәләсе белән Түбән Кама мэриясенә 93 кеше мөрәҗәгать иткән, 25 зыян күрүче хастаханәгә озатылган.
Түбән Камада яшәүчеләр арасында мәгълүмат алу авыр. Русиянең Украинада алып барган сугышны яктыртуда цензура кертелде. Дрон һөҗүмнәре, алар китергән зыян фото-видеоларын тарату туелды. Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Моның өчен кануни җәза каралган.
Your browser doesn’t support HTML5
Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган
"Мин инде күпне күрдем, әмма монда күз яшьләремне тыя алмадым"
53 яшьлек юрист Руслан (исеме үзгәртелгән) һөҗүм вакытында өйдә булган. Ачык тәрәзәләрдән сирена тавышын ишеткән. Руслан сүзләренчә, ул Мәктәп бульварындагы күпкатлы йорт янына беренчеләрдән булып килгән.
"Мин бу йорт янында күзләремә яшьләремә буылып басып тордым. Моны танырга да оялам. Мин инде олы кеше, күпне күрдем, әмма монда үземне тыя алмадым", — дигән Руслан "Берег" журналистына.
Һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр арасында аның танышлары булмаган. Юрист корбаннар турында хакимият хәбәрләреннән белгән.
Мәктәп бульварында күргәннәре Русланга рәсми хисапка караганда күпкә көчлерәк тәэсир иткән. "Яңалыклардан уку бер нәрсә, ә нәтиҗәләрне үз күзләрең белән күрү — бөтенләй башка, — ди юрист. — Беренче реакция, әлбәттә, шок булды. Психологик яктан хәзер дә бик авыр".
Шул ук көнне шәһәр музее янында кешеләр мемориал урын булдырган. Руслан сөйләвенчә, кешеләр кичкә кадәр анда чәчәкләр, шәмнәр, иконалар һәм балалар уенчыклары китергән. Күпләр гаиләләре белән килгән. Җирле байкерлар да килгән һәм кызыл канәферләр салган, дип өсти Руслан.
"Мин анда кырык минутлап булдым — халык бик күп иде. Шәһәребезнең шулкадәр тату булуына, монда шундый яхшы кешеләр яшәвенә гаҗәпләндем", — ди ул "Берег"ка. Ул бигрәк тә балалар өчен борчылуын да әйтә: "Мондый вакытларда барыбер үзең турында түгел, балалар турында уйлыйсың".
Түбән Камада 10 августта дрон һөҗүмендә зыян күргән йорт
Ольга (исеме үзгәртелгән) сәнгать проектлары белән шөгыльләнә һәм җирле эре ширкәт белән хезмәттәшлек итә. Ул Түбән Камада даими яшәми, әмма эш белән еш килә. "Ныграк курыктым дия алмыйм, чөнки инде булган хәлләргә ияләштем. Асылда, хәзер бер җирдә дә имие түгел", — ди ул.
Ольга сүзләренчә, аның очрагында һөҗүмнәр һәм чикләүләр бигрәк тә эш графигына йогынты ясый. Һава аланнырының ябылуы һәм рейсларның күчерелүе сәбәпле, аңа еш кына планнарын үзгәртергә һәм очрашуларны кичектерергә туры килә. Ольга моның "гомумән, эш нәтиҗәлелегенә тискәре йогынты ясавын" әйтә.
"Командировка вакытында ашый да алмаган чаклар булды, чөнки дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле күп кенә кафелар ябыла иде, — дип сөйли ул. — Әмма анда [Түбән Камада] халык тыныч, кешеләр арасында күзгә күренерлек паника юк".
Дроннар һөҗүме ешайса да, аның такымы Түбән Камадагы эшен туктатырга җыенмый. "Кешеләргә моның [сәнгать проектларының] ничектер бу хәлләргә бирешмичә торырга ярдәм итүе кирәк", — дип саный Ольга.
Аннан аермалы буларак, 44 яшьлек Алина (исеме үзгәртелгән) гомере буе Түбән Камада яши. Ул "Берег" белән сөйләшкәндә, "соңгы айларда" төннәрен дрон тавышын еш ишетүен әйтә. "Гадәттә бу иртәнге дүртләр тирәсендә була", — дип өсти Алина. Аның сүзләренчә, вакыт узган саен ул мондый төннәрне "тагын да авыррак" кичерә башлаган.
10 августтагы һөҗүм вакытында Алина өйдә булган. Бу юлы тавыш гадәттәгедән озаграк дәвам итте һәм аеруча якын булып тоелды, дип искә ала ул:
"Тавыш озак булды һәм бер генә тапкыр түгел, ике-өч тапкыр яңгырады. Тәрәзә ачык иде, тавыш бик якын иде, әмма караңгыда бернәрсә дә күренмәде. Мин бик нык курыктым".
"Берег" әңгәмәдәше 12 августта да "сәер тавышлар" ишетүен әйтә. Бу көнне хакимият дроннар һөҗүме турында хәбәр итмәде, әмма җирле пабликларда ул тавышлар турында язганнар.
10 августтагы һөҗүм нәтиҗәләре турында Алина иреннән белгән. "Курку көчәя барды, миңа табибка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Балалар өчен куркыныч, шәһәрдән китәсе килә. Курку көчәя бара, чөнки һөҗүмнәр ешайды һәм җимерүләре дә артты", — ди хатын.
Ул уку елының тиздән башлануына аеруча нык борчыла. Алина сүзләренчә, Түбән Камадагы ата-аналар инде мәктәп чатларында 1 сентябрьдәге тантаналар турында актив языша. "Фикерләр 50гә 50гә бүленде. Кемдер курыкмый, ә кемдер күпләп кеше җыелган урыннар чираттагы дрон һөҗүменә сәбәп булырга мөмкин дип борчыла. Мәктәп хакимияте карар кабул итүне ата-аналарга ихтыярына калдырды", — ди Алина. Ул үзе балаларын 1 сентябрьдә мәктәпкә җибәрмәскә уйлый.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, балалар бу хәлләрне башкача кабул итә. "Алар әлегә куркынычның ни дәрәҗәдә икәнен тулысынча аңламый", — ди хатын, авыр сулыш алып. Ул балаларның Түбән Камадан китәргә теләмәвен дә өсти: монда аларның дуслары, мәктәбе һәм "гадәти тормышы" бар.
"Әмма ирем белән безнең авыл җирлегенә күчеп китү мөмкинлеген дә карыйбыз. Әлегә йортны тулысынча төзеп чыгарлык акча җитми", — дип аңлата Ольга.
БУ ТЕМАГА:
"Туйдырдылар инде үзләренең сугышлары белән!" Түбән Камага һөҗүмдә 13 кеше һәлак булды"Бу кешеләр яшеренү урыннарында булырга тиеш иде, ә алар анда түгел"
13 һәлак булучының сигезе Үзбәкстан ватандашы, берсе— Таҗикстан ватандашы булган. Аларның исемнәре ачык чыганакларда чыкмады. Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Түбән Камага һөҗүм вакытында алар ашханәдә иртәнге аш ашаган булган.
"Без регламент буенча үтәлергә тиешле нормаларны гына үтәмәгәнбез. Бу кешеләр яшеренү урыннарында булырга тиеш иде, ә алар яшеренү урыннарында түгел", — диде Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов хостелга барганнан соң.
Берничә көннән соң хакимият һәлак булучыларның мәетләре Үзбәкстанга һәм Таҗикстанга җибәрелүен хәбәр итте.
Your browser doesn’t support HTML5
Түбән Камада дрон һөҗүмендә үлгән мигрантлар кайда яшәгән
Һөҗүмнән соң Түбән Кама халкы мэриядән 15 августка билгеләнгән шәһәрнең 60 еллыгын бәйрәм итүдән баш тартуны сорый башлады. Социаль челтәрләрдә кешеләр, кеше гомерләре өзелгәннән соң, күпләп бәйрәм үткәрүнең урынсыз булуын язды.
Ахыр чиктә, Татарстанда матәм игълан ителде, ә Шәһәр көнен бәйрәм итү һәм башка барлык күңел ачу чаралары гамәлдән чыгарылды. Түбән Кама мэры Радмир Беляев Шәһәр көне билгесез вакытка күчерелүен һәм, ихтимал, аны "башка форматта" үткәрәчәкләрен хәбәр итте.
Юрист Руслан Түбән Камада Школьный бульварында 10 августта һәлак булучылар истәлегенә даими мемориал булуын телим. Ул социаль челтәрләрдә үз фикерен яклаучыларның шактый булуын күргән һәм шәһәр халкының күпчелеге бу фикерне хуплар иде дип саный.
- Бүгенге көнгә Украинадагы баскын сугышында Татарстаннан 9 467 үлгән сугышчы исеме билгеле. Бу — Азатлык санап чыгарган сан, корбаннар тагын да зуррак була ала. Азатлык туплап барган исемлектә Татарстан белән Башкортстаннан 20 016 һәлак булучыларның исеме бар.
- Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп ВСУ Русиянең стратегик ширкәтләренә даими бәреп тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!