18-20 сентябрь көннәрендә Русия думасына сайлау узачак. Анда IX чакырылышка 450 депутат сайланачак. Аларның яртысы – 225 депутат – Фирка – партия исемлеге нигезендә, калган яртысы – бер мандатлы Бүлге – округ сайланачак.
Украинага каршы алып барган сугышның бишенче елында Русиядә сивил ирекләр бөтенләй диярлек юкка чыгарылган. Илдәге оппозиция тулысынча диялек чит илләргә китәргә мәҗбүр булган, хакимият гамәлләренә каршы чыгучыларның бер өлеше төрмәләрдә утыра. Нинди дә рәвештә сугышка каршы чыгу шунда ук җәзалана, Русиядәге медиа кырында да хакимият пропагандасына гына урын бар.
Сугышны туктатырга чакырган бердәнбер фирка – "Яблоко" – 10 августта Югары мәхкәмә тарафыннан сайлау исемлегеннән юкка чыгарылган. Моңа формаль сәбәп булып "Родина" фиркасе шикаяте булган, ул "Яблоко"ны автор хокукларын бозуда гаепләгән. Күпсанлы күзәтүчеләр бу гаепләүләнең уйдырма дип саный. Аппеляция мәхкәмәсе "Яблоко"ны сайлау исемлегеннән алып ташлауны раслады.
"Яблоко"сыз сайлауда 10 фирка катнаша: "Бердәм Русия", ЛДПР, "Туры демократия фиркасе", "Гадел Русия", "Родина", КПРФ, Пенсионерлар фиркасе, "Русия коммунистлары", "Новые люди".
"Федерализм яки милли азчылыклар хокуклары Русия сәясәтендә көн кадагында тормый"
Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә бу фиркаләрнең барысы да Кремль сәясәтен үти, Татарстан һәм татар сайлаучыларына алар арасында кемгә тавыш бирү аермасы юк дип сөйләде. Путин һәм аның идарәсе расламаган намзәтләр сайлауга кадәр үткәрелмәде, "Яблоко"ның мисалы моны ачык күрсәтә, ди ул.
— Бер фирканең дә програмында федерализм яки милли азчылыклар хокукларын яклау кебек тезислар юк. Бу мәсьәләләр Русия сәясәтендә бөтенләй көн кадагында тормый. Хәтта сайлаудан алынган "Яблоко" програмында да бу хакта сүз булмады, — ди ул.
Айсин фикеренчә, бу хакимияттә чәчәк аткан унитаризм һәм империализм тенденциясеннән тулысынча тора. Империализм мисаллары булып ул илдә милли республикалар хокукларын кысуны, милли телләрне мәктәпләрдә киң күләмдә укыту мөмкинлеген бирмәүне, күрше Украинага каршы алып барылган сугышны атый.
— Мин үзем кешеләргә бу сайлауда катнашырга тәкъдим итмәс идем. Чөнки сайлауда катнашу аны легитим ясый. Ничек кенә булмасын, сайлауда барыбер "Бердәм Русия" җиңүче дип игълан ителәчәк. Заманында Черномырдин (Русиянең элекке премьер-министры Виктор Черномырдин - ред) әйтмешли, нәрсә генә оештырма, барыбер КПСС килеп чыга. Монда да сайлауда барыбер "Бердәм Русия" җиңде диячәкләр, — дип саный ул.
Руслан Айсин үзе Русиядән китәргә мәҗбүр булды, бүгенге көндә ул читтәге "Татар шурасы" активистларының берсе булып тора. Аның сүзләренчә, "Татар шурасы"ның тарафдарларына сайлауда нишләргә, барыргамы-бармаскамы кебек киңәшләре әлегә юк. Әмма сайлау алдыннан иҗтимагый оешма үз позициясен белдергән аерым мөрәҗәгать ясаячак, ди ул.
Сәясәт белгече сайлауда катнашучы фиркаләрнең аермасын күрми, алар шул ук Мәскәү Кирмәненең төрле манаралары гына, ди ул.
Фиркаләр нәрсә тәкъдим итә?
Сайлауда катнашучы фиркаләр арасында чыннан да ниндидер аерма бармы? Моны тикшерер өчен Азатлык Радиосы сайлау алды програмнарын карап чыкты. Игътибарны аеруча безнең укучыларыбызга кызык булган мәсьәләләргә җәлеп иттек.
Бу күзәтүдә Русия Думасында булган 5 фирка һәм "Яблоко" өйрәнелде. Башка фиркаләр Татарстан белән Башкортстанда киң күләмле кампанияләр алып бармый.
КПРФ
- Милли телләр, халыклар, милли республикалар, федерализм турында бернинди сүз юк.
- Төбәкләр бары тик икътисади яктан гына телгә алына: заводларны халыкка кайтару, авылларга очсыз ягулык һ.б.
- Кеше хокуклары турында аерым тезислар бар, алар арасында "цензурасыз интернет", "коррупциясез хакимият", "гадел сайлаулар", "цензура һәм кешеләрне күзәтүгә каршы". Шул ук вакытта моңарчы да Думада булган КПРФның бу тезисларны алга сөрү очраклары булмады.
- Сугыш. Украинага каршы сугышны тулысынча хуплау, каты риторика куллану. Фронтта җиңүгә өндәү бар, моның өчен фирка социаль-икътисади курсны үзгәртергә өнди.
- Мигрантлар мәсьәләсе програмда бөтенләй аталмый.
ЛДПР
- Милли телләр, халыклар турында бернинди сүз юк. Програмда берничә тапкыр "урыс дөньясы" телгә алына. Мәгариф аерым "урыс дөньясының рухи яңарыш процессы" буларак атала.
- Програмда федерализм телгә алына. Аерым алганда, физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ) төбәкләрдә һәм җирле бюджетларда калдырырга, бюджеттагы хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын Мәскәү стандарты нигезендә "тигезләргә" тәкъдим ителә. "Акчалар эшләнгән җирдә калырга тиеш", "Русия – Мәскәү генә түгел" кебек шигарьләр әйтелә.
- Мигрантларга каршы күп тәкъдимнәр ясала: эшсез мигрантларны һәм аларның "күпбалалы гаиләләрен" илдән чыгару, аларга социаль ярдәм һәм субсидияләрне түләмәскә, читкә акча җибәрү өчен өстәмә акча түләтү, эшкә алганда Русия ватандашларына өстенлек бирү, "квалификациясез мигрантлар өере" урынына роботизация, "килде, эшләде, китте" принцибы.
- Кеше хокуклары, сивил ирекләр турында тезислар юк.
- Сугышны тулысынча хуплау програмы. "Без урыс коралының җиңүен көтәбез", "Дошман белән кырысрак кирәк" кебек шигарьләр. Сугышта катнашучыларга "бердәм федерал статусы"н кертү тәкъдиме.
Гадел Русия
- Милли телләр, халыклар, милли республикалар, федерализм турында бернинди сүз юк.
- Сугыш: "Сез Ватанны яклыйсыз, Ватан – сезне" шигаре. Програмда сугышта катнашучылар һәм аларның гаиләләренә бердәм ташламалар һәм социаль гарантияләр кертү тәкъдим ителә. Сугышта катнашучыларга җир бирү, үлгән сугышчыларның варисларын бурычлардан азат итү кебек пунктлар бар.
- Мигрантларга каршы кырыс риторика. "Йә без гаиләләргә булышабыз, йә безне килмешәкләр алмаштыра" башисеме. Мигрантларга контрольсез төрле урында яшәүне тыю, "этник гетто"ларны тыю, мигрант балаларына ана капиталын түләмәү кебек тәкъдимнәр язылган.
"Новые люди"
- Милли телләр, халыклар, милли республикалар турында бернинди сүз юк. Федерализм яшьләрнең төбәкләрдән китәргә омтылу контекстында телгә алына.
- Системлы фиркаләр арасында сивил ирекләр турында иң күп язылган. Җәмәгать җыеннарын үткәрү өчен рөхсәт алу түгел, хәбәр итү шарты гына, мәхкәмәгә кадәр хисапларны томалауны тыю тәкъдимнәре. Интернетта чикләүләр "киңкүләмле түгел, төгәл һәм нигезле булырга тиеш".
- Програмда сугыш турында турыдан-туры әйтелми. Моңарчы июльдә фирканең Думадагы фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев "Русия СВОда (сугышта) җиңү яулаячак", аның өчен күп нәрсә эшләргә кирәк дип белдергән иде.
"Яблоко"
(фирка исемлеге сайлаудан алынган, ләкин фирка вәкилләре бер мандатлы урыннар өчен сайлауда катнаша)
- Фирка програмы 43 сүздән генә тора, аның вәкилләре үзләре аның тарихта иң кыска булуы турында әйтә.
- Фирка Украинага каршы сугышны туктатырга өнди, ут туктату килешүен хуплый.
- Русия сәяси репрессияләр һәм куркудан азат булырга тиеш диелә.
"Бердәм Русия"
(язма әзерләнү вакытында програм аерым чыкмады, түбәндәгеләр аның презентациясе нигезендә язылган)
- Милли телләр, халыклар, милли республикалар турында бернинди сүз юк. Фирка утырышын ачып җибәргәндә Владимир Путин "без – бер халык, һәм бергә байрак, Ватан өчен көрәшәчәкбез", дип белдерде.
- Федерализм да тулысынча "төбәк үсеше" мантыйгыннан телгә алына, ул инфраструктура тәкъдимнәренә карый.
- Сивил хокуклар турында сүзләр юк.
- Сугыш – фирка утырышы һәм програм презентациясенең төп темасы. Өстенлекләрнең берсе "безнең җиңү" дип атала. Аерым "урыс дөньясы" да телгә алына. Сугышта катнашучылар "Русиянең яңа каһарманнары" дип атала.
🛑 Русиядә Азатлык сайтын ничек укырга? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!