Башкортстанның ун мәктәбендә тәртип өчен билге куелачак

Иллюстратив фото

Уңышлы дип табылса бөтен республика мәктәпләренә дә җәелдереләчәк.

Әлеге тәҗрибә Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендәге мәктәпләрдә быел 1 сентябрьдән гамәлгә кертеләчәк.

Республиканың мәгариф министры Илдар Мәүләтбердин Төбәкләр белән идарә итү үзәге (ЦУР) утырышында белдерүенчә, яңалык 2-8нче сыйнф укучыларына кагылачак. Түрә әйтүенчә, тәртип билгесе берничә дәрәҗәдә куелачак: "үрнәкле" ("образцовое), "ярый торган" ("допустимое"), "ярамый торган" ("недопустимое").

Тәртип өчен билге уку фәннәреннән алынган билгеләрдән аерым куелачак. Ул шулай ук аттестат биргәндә һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү мәсьәләсендә исәпкә алыначак.

  • Мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә тәртип өчен билге кертергә җыенуе быел билгеле булды. Рәсми рәвештә бу "тәрбия эшен камилләштерү" буларак аңлатылса да, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре моны укучылар өстеннән өстәмә контроль һәм басым чарасы дип бәяли.
  • Төзәтмәләр пилот өлгесе нәтиҗәләре нигезендә эшләнгән. Пилотта үз теләге белән Русиядәге 89 мәктәп катнашкан, анда 5–8нче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелган.
  • Шул ук вакытта педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре бу башлангычның нәтиҗәлелегенә шик белдерә. "Учитель" һөнәри берлегендә әйтүләренчә, тәртип өчен билге кертү мәктәптәге низаглар проблемын хәл итмәячәк һәм көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!