Татарстанга күрше булган Чуашстан республикасы студентларына "Алабуга"дан 50 мең сумлык эш тәкъдим итеп шалтыраталар

"Алабуга Политех"

Чабаксар кооператив институты студентларына "хезмәттәшлек" тәкъдим итеп "Алабуга" вәкилләреннән шалтыратулар килә башлаган. Бу хакта "Сердитая Чувашия" Телеграм каналы яза.

Шул ук вакытта укучылар мондый шалтыратулар өчен үз телефон номерларын беркемгә дә биргәннәре булмаган һәм "Алабуга"да аларның номерларын кайдан алганнарын белмиләр.

Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.

"Алабуга-Политех"ның студентлар кабул итүне арттыру планнары турында "Эхо"га "Алабуга махсус икътисад зонасының элекке хезмәткәре сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, быелгы реклам кампаниясенең актив рәвештә алып барылуының максаты да нәкъ менә студентларны күбрәк җәлеп итү өчен булган.

Элегрәк YouTube "Алабуга Политех" рекламы белән 60тан артык видеоны томалады.

"Алабуга" махсус икътисад зонасы студентлар арасыннан киләчәктә хезмәткәрләрне эзләү һәм сайлап алу өчен "Дроннар сугышы: Украина" тактик симуляторын һәм зур кибертурнирларны куллана. Бу хакта T-invariant язды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!