Дроннар Башкортстандагы Ozon ширкәтенә һөҗүм итте

Иллюстратив фото

27 августта, дроннар Башкортстанга һөҗүм итте. Ozon ширкәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һөҗүм Уфадагы "логистика корылмасына" ясалган.

"Без барлык хезмәткәрләрне тиз арада эвакуацияләдек, беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыкмады. Уфадагы логистика корылмасы бераз зыян күрде, әмма әлегә ябық. Аның җирлеген җентекләп тикшерергә кирәк", дип ачыклык керттеләр ширкәттә.

Шулай ук сатучылардан тауарларны вакытлыча кабул итмиләр — юлда булган йөкләрне башка корылмаларга юнәлтәләр диелде.

Astra хәбәр итүенчә, сүз Уфадан якынча 30 чакрым төньякта урнашкан Благовещенски шәһәрендәге Ozon логистика үзәге турында бара.

Моннан тыш, Astra басмасы шаһитлар төшергән фото һәм видеоларны анализлап, Уфада дроннар һөҗүменнән соң "Башнефть-Уфанефтехим" нефть эшкәртү корылмасы өстендә төтен күтәрелүе турында нәтиҗә ясаган. Әмма бу мәгълүмат расланмаган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 27 август иртәсендә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, җирле халыкка сылтанып, Башкортстан башкаласында шартлаулар турында язды.

Стәрлетамакта яшәүчеләр дә шартлаулар турында хәбәр итте. Astra фото һәм видеолар нигезендә төтеннең, ихтимал, "Башкорт сода ширкәте" җирлеге өстендә күтәрелүен язды.

Башкортстан хакимиятләре, шул исәптән республика башлыгы Радий Хәбиров, төбәккә һөҗүм турында хәбәрләрне шәрехләмәгән.

Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, төнлә Башкортстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Республикада дрон һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде, Уфа һава аланы ябылып торды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!