Һади Атласиның 150 еллык юбилее дәүләт дәрәҗәсендә уздырылачак

Һади Атласи (1876 - 1937)

30 августта Казанда "Печән Базары" чарасында "Һади Атласи. Катлаулы каһарман" фильмы күрсәтеләчәк. 

29 август танылган тарихчы, мәгърифәтче, татар сәясәтчесе, сәяси золым корбаны Һади Атласиның тууына 150 ел тулды.

Аның юбилее беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә, Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә уздырыла.

Октябрь аенда Казанда Һади Атласи хөрмәтенә Халыкара фәнни конференция булачак, туган ягы Чүпрәле төбәгендә җыеннар көтелә, Бөгелмәдә декабрь аенда Атласига багышланган республика балалар фестивале булачак.

Моннан тыш, "Җыен" нәшрияты "Шәхесләр" сериясеннән Һади Атласи турында яңа җыентык чыгара.

"Атласи мондый зурлауга, кадер- хөрмәткә бик лаек, ул хак татар тарихына безнең күзләрне ачты, милли рухыбызны күтәрде, милләт хокуклары өчен көрәш үрнәген күрсәтте", дип яза җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең телеграм каналында.

30 августта Казанда "Печән Базары" чарасында "Һади Атласи. Катлаулы каһарман" фильмы күрсәтеләчәк.

Һади Атласи

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, анда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!