"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлегеннән Русия Дәүләт Думасына намзәт Айрат Гомәрбаевны сайлауда катнашудан төшереп калдырганнар.
36 яшьлек табиб-невролог Гомәрбаев сайлауга Чаллыдагы 34нче бермандатлы бүлгедән барган. Татарстан югары мәхкәмәсе бүген аны сайлаудан төшереп калдырган. Сәбәбе - Гомәрбаевның чит ил хиссәләренә ия булуы. 2022 елдан соң, санкцияләр сәбәпле ул хиссәләрне сата алмаган.
Намзәт хиссәләргә ия булуы турында сайлау комиссиясенә үзе белдергән һәм сата алмавын дәлилләгән. Һәм аның документларын кабул иткәннәр. Ләкин аннары Чаллының сайлау комиссиясе аны мәхкәмәгә шикаять иткән. Карарны Югары мәхкәмә рәисе урынбасары Эдуард Каминский чыгарган. Ул Гомәрбаевны сайлауда катнашудан төшереп калдырган.
"Бу мәхкәмә эшләренең барысы да бер нәрсә турында сөйли — тынычлык, утны туктату турында килешү, ирек һәм имин тормыш яклы булган безнең намзәтләрне сайлауларга кертүдән куркалар...
Без күңел төшенкелегенә бирелмибез һәм калган намзәтләр белән ТЫНЫЧЛЫК өчен эшебезне дәвам итәбез", дип язган Гомәрбаевның фикердәше Софья Федорова үз Instagram битендә.
- Барлыгы сайлауга "Яблоко" фиркасенең Татарстандагв бүлекчәсеннән исемлек һәм бермандатлы бүлгеләрдән дүрт намзәт теркәлгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!