Төркиянең Pegasus Airlines һава ширкәте бүген Антальядан Уфага һәм Уфадан Антальяга очарга тиешле ике рейсны гамәлдән чыгарды.
Бүген Уфа вакыты белән 05:35 сәгатьтә Антальядан Airbus A320 очкычының килеүе көтелгән. Ә 06:50 сәгатьтә кире рейс планлаштырылган булган.
Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Pegasus Airlines рейсларны Уфага гына түгел, Русиянең башка шәһәрләренә дә гамәлдән чыгарган. Шул ук вакытта 3 сентябрьдә башкарылырга тиешле очыклар Уфа һава аланы игъланнарында үзгәрмәгән.
Кайберәүләр очышларның гамәлдән чыгарылуын Украина президенты Владимир Зеленскиның 1 сентябрьдә Русиянең һава киңлегендә очышлар имин түгел дип белдерүе белән бәйләде.
Ул Русиягә дроннар һөҗүме артуын сәбәп итеп, чит ил һава ширкәтләрен кисәтте. Зеленский шулай ук Русия һава киңлегенең гражданлык авиациясе өчен ябылырга мөмкинлеген әйтте.
"Бүген без Русия һава киңлегеннән файдаланган һәр ширкәтне, һәр иминиятләштерүчене һәм һаман да Русиянең төп һава аланнарыннан файдаланган һәркемне кисәтергә телибез: Русия һава киңлеге тулысынча имин булмаган урынга әверелә", диде ул.
Шул ук вакытта Pegasus Airlines Русиягә рейслар җәдвәл буенча башкарылачак дип белдерергә ашыкты. 1нче һәм 2нче сентябрьдә рейсларның гамәлдән чыгарылуын һава аланының "техник һәм оператив сәбәпләр"е белән аңлатты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!