Әлмәттәге колониядә утыручы биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршинов инде бер айдан артык штраф изоляторында тотыла.
Бояршиновка теләктәшлек белдерүче "Свободу Андрею Бояршинову" Telegram-каналы хәбәр итүенчә, рәсми рәвештә аны эчке тәртипне бозуда гаепләгәннәр. Телеграм-канал мәгълүматынча, чын сәбәп исә, төрмәдәгеләр Бояршиновтан алынган шәхси көндәлектәге язуларга үпкәләгән.
Хәзер комиссия аны тәртип бозучы дип таныса, Бояршиновны кырысрак шартларга күчерергә мөмкиннәр.
Бояршиновның хокуклары беренче тапкыр гына бозылмый. Элегрәк Әлмәттәге колония аңа җибәрелгән хатларны тапшырмаган иде. Telegram-каналлар бу хакта язганнан соң гына аңа хатларны бирә башладылар.
- 2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты.
- Карарда әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәрләр калдырган. Лингвистик экспертиза әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган.
- 2024 елда мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте.
- "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!