Мөслим районының Метрәй авылында «Егет без!» дип аталган блиндажлы һәм окоплы чишмә ачылган. Аны оештыручы — шагыйрь Рүзәл Минһаҗев.
Биредә «сугыш тәмен татып карарга» тәкъдим итәләр: блиндаж һәм кыр мунчасы төзелгән. Намаз уку өчен мәчет тә ясап куйганнар.
Чишмә янында Путин башлаган сугышта һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс та бар. Анда былтыр 19 гыйнварда һөҗүмнән чыга алмаган 430нчы полк хәрбиләренең кушаматлары язылган.
Украинадагы бу сугышны 2022 ел башында бар килешүләрне бозып Путин хакимияте башлады.
«Азатлык» мәгълүматларынча, Украинадагы сугышта 18 мең кеше яшәгән Мөслим районыннан инде 92 кеше һәлак булган.
Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
Your browser doesn’t support HTML5
Мөслим районының Метрәй авылында «Егет без!» дип аталган блиндажлы һәм окоплы чишмә ачылган. Аны оештыручы — шагыйрь Рүзәл Минһаҗев. «Азатлык» мәгълүматларынча, 18 мең кеше яшәгән Мөслим районыннан Украинада Русия башлаган сугышта инде 92 кеше һәлак булган.