Бүген иртән Түбән Камага һөҗүм ясалуы турында шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ике кеше һәлак булган, шулай ук җәрәхәтләнүчеләр дә бар.
"Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше җәрәхәтләнде. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Тагын бер дрон агачка төшеп, яндагы машинага зыян килгән. Машинада дүрт кеше булган. Аларның икесе үлгән. Тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә", дип яза Беляев үз каналында.
Моннан тыш, ул сәнәгать һәм сивиль корылмаларга зыян килүен әйтте. Аның сүзләренчә, бер ширкәттә янгын чыккан. Ләкин мэр кайсы ширкәт турында сүз барганын ачыкламады.
Украина баш штабы һөҗүмнең "Танеко" нефть эшкәртү ширкәтенә ясалуын җиткерде.
Татарстан рәисе матбугат үзәгендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше җәрәхәтләнүе турында белдерделәр.
Беляев һөҗүмнән соң бер зыян килгән йортта яшәүчеләр белән очрашкан. Андагы кешеләр вакытлыча тору урыны - мәктәпкә күчерелгән.
айбер торак йортларның шулай ук тәрәзәләре һәм тәрәзә рамнары ватылган.
"Күпләрнең сирена яңгыраганнан соң беренче минутларда ук яшеренү урыннарына төшүе кешеләрнең күпләп үлеменнән саклап калды", ди Беляев.
- Түбән Камага моңа кадәр соңгы көчле дрон һөҗүме 10 августта ясалды. Нәтиҗәдә 13 кеше һәлак булды.
- Түбән Камада ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК нефть эшкәртү ширкәтләре урнашкан. Укрина нефть табышыннан кергән акчаларны Русия сугышка тота дип белдерә һәм шул сәбәпле нефть ширкәтләренә һөҗүм итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!