Башкортстанда 63 яшьлек ирне "ВКонтакте"дагы сүзләре өчен армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар

Беренче очракта ир гаебен таныган, икенчесендә — танымаган.

Башкортстанның Белорет районара мәхкәмәсе 63 яшьлек Дим Алтынсуринны Русия армиясен "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум штраф салган. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасына Telegram-дагы "Осторожно, новости" каналы игътибар иткән.

Алтынсуринга "ВКонтакте"да язылган тугыз комментарийны гаеп итеп куйганнар. Алар арасында:

  • "Путинга бернинди сөйләшүләр дә кирәк түгел, чөнки ул шунда ук хакимлеген югалтачак; әгәр килешү төзелсә, аңа соңгы чиккә кадәр төрлечә акланырга, сәбәпләр уйлап табарга, ялганларга туры киләчәк. Ул моны бик уңышлы эшли дә. Аның өчен килешү — ахыр башы";
  • "Андрей, әгәр тынычлык теләсәң, Донбасс һәм Кырымдагы чит җирләрдән гаскәрләрне чыгарыр идең — һәм тынычлык шунда ук урнашыр иде";
  • "Андрей, бөтен дөнья Кырымны Украинаныкы дип саный, ул вакытлыча Русия тарафыннан оккупацияләнгән. Ә син башкача уйлыйсыңмы?" һәм башкалар.

Ир мәхкәмә утырышына килмәгән. Әмма моңа кадәр биргән аңлатмасында комментарийларны "Русия хакимиятенең гамәлләренә шәхси мөнәсәбәтен күрсәтү максатыннан" язганын әйткән. Мәхкәмә карарында аның гаебен тулысынча таныганы әйтелә.

Моннан тыш, "Idel.Реалии" Дим Алтынсуринга карата 14 сентябрьдә ачылган тагын бер эшне тапкан. Бу очракта да аны "ВКонтакте"дагы язмалары өчен армияне "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаепле дип тапканнар һәм 30 мең сум штрафка тартканнар.

Аңа түбәндәге комментарийларны язуда гаеп белдерелгән:

  • "Миңа ул нигә кирәк, безгә беркем дә һөҗүм итмәде һәм итәргә дә җыенмады. Путинның амбицияләре өчен үзең бар да сугыш";
  • "Минем язмам аналар үз балаларын Путиннан башка беркемгә дә кирәк булмаган сугышка җибәрмәү хакында. Бернинди түләүләр дә балаларны алыштыра алмый. Ул үзенең 26 еллык идарәсе дәвамында бер генә тапкыр да дөресен әйтмәде" һәм башкалар.

Бу эштә Алтынсурин гаебен танымаган. Ул комментарийларны улларының Украинага каршы сугышта катнашуын теләмәгәнгә язганын белдергән.

  • Украинада сугыш башлаганнан соң озак та үтми Русия хакимияте кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы булучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында ялган дип аталган мәгълүмат тарату турындагы яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла башлады. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
  • Илдә гамәлдә хәрби цензура кертелгән. Ул матбугат чараларына сугышны дәүләт позициясеннән аермалы рәвештә яктыртуны чикли.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!