Politico: Русия дроннар җитештерүне кискен арттырмакчы

"Алабуга-Политех" бинасы

"Алабуга-Волокно"да моның өчен урын әзерләнгән диелә.

Politico басмасына Русиянең дроннар өчен углерод җепселе җитештерүне арттыру планын ачып салучы документлар эләккән. Басма Русия камикадзе-дроннарны җитештерүне арттырырга тели дигән нәтиҗәгә килә.

Politico Татарстандагы "Алабуга-Волокно" корылмасы җир кишәрлегенең әзерләнүенә, ягъни мәйданның чистартылуына игътибар иткән. Моның өчен басма май һәм июль айларында төшерелгән иярчен сурәтләрен чагыштырган.

"Татарстандагы "Алабуга-Волокно" ("Росатом" ширкәтенә карый) корылмасын киңәйтү 2029 елга аэрокосмик төрдәге углерод җепселен ел саен өстәмә 500 тонна җитештерергә мөмкинлек бирәчәк...

Белгечләр бәяләвенә караганда, җитештерү күләменең артуы елына өстәмә 28 мең хәрби дрон җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу мондый дроннар җитештерүнең 78 процентка артуын аңлата.

  • Украина фикеренчә, хәзер Русия елына "Герань" дип аталучы 36 меңнән артык камикадзе-дрон җитештерә ала.
  • "Алабуга-Волокно" 2023 елдан бирле Көнбатыш санкцияләре исемлегендә.
  • Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. Бу эшкә "Алабуга Политех" студентларының җәлеп ителүен язган идек. Соңгы елны"Алабуга-Политех"ның студентлар кабул итүне арттырырга планлаштыра, дип, ширкәтнең элекке хезмәткәренә сылтама белән, "Эхо"язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!