Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын Коммунистическая 70 адресындагы "Солнечный" исемле өч катлы сәүдә үзәгенең икенче катында чыккан. Җирле халык социаль челтәрләрдә язуынча, бина 13.00 сәгать тирәсендә яна башлаган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләр тәрәзәләрдән чыгарга тырышкан. Бу хакта шаһитларга сылтама белән "Осторожно, Новости" Телеграм каналы яза. Baza язуынча, шулай ук тәрәзәдән сикерүчеләр дә булган. Ике хатын-кызны Газель машинасына баскыч куеп коткарганнар. Таралган видеолардан, кешеләрнең бинадан "Коткарыгыз" дип кычкырулары ишетелә.
Башта янгын нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булганы әйтелде. Бу өч бертуган. Апалы-сеңелле 34 яшьлек Виктория, 29 яшьлек Елизавета һәм 45 яшьлек Елена әниләренең туган көненә бүләк алырга килгән булган. Соңрак тагын бер хатын-кызның һәлак булуы турында әйтелде.
Тагын биш кешенең хәле уртача авырлыкта. 17 яшьлек бер кыз – кома хәлендә. Барлыгы сәүдә үзәгеннән 17 кеше эвакуацияләнгән.
"Осторожно, Новости"га шаһитлар әйтүенчә, янгын сигнализациясенең эшләмәгән, ә янгын сүндерү машиналары ярты сәгатьтән соң гына килгән. Корбаннар булуы шуның белән бәйле.
Бинада янгын иминлек таләпләренең үтәлешен соңгы тапкыр биш ел элек тикшергәннәр.
Барлыгы өч катлы бинада җирле азык-төлек әйберләре дә, өй җиһазлары да, башка кирәк-ярак та сатылган. Шәһәр халкы әлеге сәүдә үзәгенә яратып йөргән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, ут кыска ялганыштан чыккан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!