Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында фарс

Нурбәк Батулла, архив фотосы, 2020 ел

2 һәм 3 октябрьдә Казанның MOÑ театр мәйданчыгында "Кызыклы шәкерт/Уроки татарского" тамашасының премьерасы узды. Режиссер Тимур Кулов аны туган телен белмәгән татарларга һәм милли үзаң мәсьәләсенә багышлаган.

Спектакльне "Алтын битлек" лауреаты Тимур Кулов куйган. Рольләрдә Казан театрлары артистлары: Нурбәк Батулла, Минзәлә театры режиссеры Илнур Гарифуллин, Камал театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова һәм Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин уйнады. Проект Татарстан президенты каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән эшләнгән диелде.

Тамаша жанры – абсурд элементлары булган фарс. Вакыйга идән астында бара, тамашачы да геройлар белән бер үк бүлмәдә утыра. Сюжет нигезендә, режиссер Артур Аяков радиода, туган телен белмәгән кеше буларак, "үз үзаңы идән астында" утырасы килмәвен әйтә. Шуннан соң аны чын подвалга ябып куялар. Аны анда тотучы Фәрит, аның әнисе Фирая һәм полиция хезмәткәре Фирзәр режиссерны "милли рух"сыз спектакльләр куюда гаепли. Алар аннан "Шүрәле"не "милли рух" белән сәхнәләштерүне таләп итә.

Анонсларда спектакль Магинә Бумагинаның "Подвал моей культуры" дигән "культ романы" буенча куелган дип язылды. Ләкин мондый роман да, мондый автор да юк. Бу – куючыларның мистификациясе, уенның бер өлеше.

Тимур Кулов "Бизнес Online"га биргән әңгәмәсендә темага ни өчен алынуын болай аңлатты: "Глобаль дөньяда без үзебезне татар дип таныйбыз, әмма телне белмәсәк, күп яктан караганда татар түгелбез". Аның фикеренчә, үзбилгеләнү соравы һәр кешенең тормышында кайчан да булса барыбер туа.

Режиссер мондый әсәрне репертуар театрында куеп булмас иде дип тә саный. Текст репетицияләр барышында берничә тапкыр яңадан язылган.

  • Спектакль 2017 елда Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укыту бетерелгәннән соң барлыкка килгән бәхәсләр дәвам иткән чорда чыкты. Телне белмәгән, әмма үзен татар дип санаган буын турында сөйләшү сәхнәгә дә күчте.
  • Спектакль 1,5 сәгать бара, яшь чикләве – 16+.
  • Тимур Кулов 1987 елда Чаллыда туган, Казан театр училищесы һәм Мәскәүдә Щукин институтын тәмамлаган. 2024 елда аның Кариев театрында куелган "Рөстәм маҗаралары" спектакле "Алтын битлек" премиясенең махсус призын алды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!