Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына бару иде, аннары Камал театры каршында җыелу , аннары шәһәр читенә күчерү һәм соңгы елларда инде ачыктан-ачык тыю. Сүз татарның Хәтер көнен билгеләү турында.
Октябрь ае милләт хәтеренә татарның соңгы бәйсез дәүләте - Казан ханлыгын мәскәүләр тарафыннан яулап алынуы, һәм аны зур кан түгеп, юкка чыгаруы белән кереп калган. 1552 ел. Татар өчен бу вакыйга чын милли һәлакәт, чөнки ул аның мөстәкыйл яшәешен җимереп, киләчәген бетерә башлау ноктасы булып тора.
Татар тарихчылары, аерым алганда, американ-татар галиме Юлай Шамилуглы, “Татар тарихы өчен Казанны басып алу зур бер фаҗига булган һәм ул милли үзаң өчен бик мөһим, аннан качып булмый”, ди һәм “татар тарихын өйрәнгәндә, бу халыкны берләштерүче бер феноменга әйләнә ала”, дип тә исәпли.
Шиһабетдин Мәрҗани чорыннан бирле татар тарихы белеменең нигезендә башта Идел буе Болгары, аннары Алтын Урда, Казан ханлыгы, һәм татар-мөселманнарның Русия хакимияте астында яшәве тора. Татарның өзлексез тарих теориясе шуңа корылган.
Шамилуглы әле 2024 елда Азатлык радиосына бу тарих җебен татарларны ассимиляцияләү өчен тыярга тырышачаклар дигән фаразын да әйткән иде.
Бүгенге чынбарлык шундый ки, тарихчының бу фаразы инде чынга да аша бара. Татарның мөстәкыйллек тарихына, үзенчәлегенә, аерым яшәвенә караган темалары аңлы рәвештә һәм ачыктан-ачык тупас бастырыла.
Бу нәрсәләрдә чагыла?
Беренчедән, урыс тарихы инде совет чорында ук Казанның Мәскәү дәүләтенә көчләп тагылуына күз йомып, аны “урыс җирләренә кушу” дигән бер оппортунистик төшенчә кертте. Соңгы елларда чыгарылган рәсми тарих дәреслекләре шушы “татлы ялганны” инде бер дә икенләнми алга сөрә.
Икенчедән, Русия җитәкчелеге дәрәҗәсендә, 1552 елда каршылык янәсе татар-урыс арасында булмаган, ә ике якта да татарлар да, урыслар да булган, шуларның бер ягы гына җиңеп чыккан диюче чираттагы “татлы ялган” таратыла. Янәсе, татарның бер өлеше барыбер урыс дәүләтендә яшәргә теләгән. Шулай итеп, бәйсезлеккә хыянәт иткән, Мәскәү ягына чыккан азсанлы татарлар аклана, алар бар татар теләген чагылдырган дигән шикле тезис алга сөрелә.
Өченчедән, хәзерге Русиядә 1552 елгы канлы вакыйгәләрне гомумән искә алу тыела башлады. Моның өр-яңа мисалы – берничә ай элек татар рэперы Усалның 1552 дигән җыры, бар Русия буйлап рәсми төстә тыелды, чөнки хәзерге режим андый тарихи рефлексияләрне радикализм күренеше итеп бәяли. Алай гына да түгел, Русиядә 1552 саны белән кием дизайны да тыела башлады – алтернатив сәхнә сәнгате тирәсендәге татар яшьләре шул сан белән тишорт һәм худилар чыгарган иде, әмма Русия режимы анда да сәяси ишарәләр күреп бу проектны “милләтчелеккә котыртуда” гаепләде. Хәзер ул киемнәрне инде алып булмый.
Шулай итеп, татарның милли үзаңын үстерү, тарихи хәтерен саклау, гомумән, татарның үз проблемнарын күтәрү Русиядә бер дә яшерелми тыела башлады.
Сүзне Хәтер көнен билгеләү урыннарыннан башлаган идек. Бүген инде урын түгел, аны искә алу да юк. Путин Русиясендә 1552 елгы фаҗигә рәсмән юк дип санала.