Акцияне "Алмания татарча" инициатив төркеме оештыра. Катнашу өчен 1552.tatar сайтында теркәлергә, үзең теләгән ераклыкны йөгерергә һәм нәтиҗәне шунда язып куярга кирәк. Кайда һәм күпме йөгерүне һәркем үзе хәл итә.
— Сәламәт тәндә — сәламәт хәтер! — дип яза оештыручылар үз чакыруында. Алар "төрле илләрдә яшәүче татарларны быел да бергәләп Хәтер көнен билгеләргә" дәшә.
Акция сайтында китерелгән 2024-2025 ел нәтиҗәләренә караганда, йөгерүгә 27 илдән 117 кеше кушылган, алар бергә 1275 км узган.
Оештыручылар сүзләренчә, Германия татарлары бу акцияне 2024 елдан бирле үткәрә. Идея исә Казаннан килә: 2019 елда активист Наил Нәбиуллин 52 км йөгереп, "Хәтер марафоны" оештырган иде.
- 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәре Казанны яулап ала, татарлар үз дәүләтчелеген югалта. 1989 елдан башлап татар җәмәгатьчелеге октябрь аенда Казанны яклап һәлак булганнарны искә алу чарасы – Хәтер көне уздыра. Соңрак аңа чит илләрдәге татарлар да кушылды.
- Хәтер көне рәсми рәвештә Казанда 2022 елдан бирле уздырылмый, хәкимиятләр аны үткәрергә рөхсәт бирми. 2021 елда чарадагы чыгышлар тикшерелгәннән соң Татар иҗтимагый үзәгенә 250 мең сум штраф салынган иде.
- 2025 елда бер төркем кеше Хәтер көне уңаеннан Казанның Иске таш мәчетендә намаз укыган, аннары Татар зиратына барып шәһитләрне искә алып дога кылды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!