Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган

Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Telegram-каналлары "Газпром нефтехим Салават" нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында хәбәр итә. Astra каналы ширкәттә янгын башланган булырга мөмкин дип яза.

Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать мәйданына дроннар калдыгы төшүен генә белдерде. Зыян күрүчеләр юк диелә. Русия саклану министрлыгы Башкортстан күгендә 399 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте.

Башкортстанда мобиль интернет эшләми, Уфа һава аланы ябылды.

Your browser doesn’t support HTML5

Салават шәһәренә дрон һөҗүме булды



"Газпром нефтехим Салават" — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Салават шәһәрендә урнашкан. Шәһәр Украина чигеннән 1400 чакрым ераклыкта. ASTRA укучылары җибәргән фото һәм видеолардан күренгәнчә, янгын шәһәрдән берничә километр ераклыкта чыккан. OSINT-анализ янгынның нефть эшкәртү заводы тирәсендә булырга мөмкинлеген күрсәтә.

"Газпром нефтехим Салават" елына 10 миллион тоннага кадәр углеводород чималы эшкәртә. "Газпром" төркеменә кергән ширкәт 150дән артык төрле продукция җитештерә. Алар арасында бензин, дизель ягулыгы, мазут, битум, полиэтилен, стирол һәм аммиак бар.

Элегрәк тә бу ширкәткә дрон һөҗүмнәре ясалган иде. 2025 елның 24 сентябрендәге һөҗүмнән соң беренчел эшкәртүнең ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасы зыян күргән. 2026 елның 14 июлендәге һөҗүмнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыкты һәм нефть эшкәртү тулысынча туктатылды. 2026 елның 13 августындагы һөҗүмнән соң да янгын чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!