Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы баскын сугышына җибәрү өчен контракт төзергә мәҗбүр итәргә тырышканнар
Егетнең туганнары бу хакта Башкортстан парламенты депутаты Әлфит Нигамәтҗановка сөйләгән.
Mkset басмасы язуынча, хәлләр быел июль аенда башланган. Башкортстан хокукый һәм психологик ярдәм үзәгенә армиягә чакырылган егетнең туганнары мөрәҗәгать иткән. Алар депутатка улларының хезмәттәшләре аны мыскыллавын һәм көч куллануын сөйләгән. Моның сәбәбе егетне контракт төзергә мәҗбүр итәргә тырышулары булган.
Депутат әлеге хәл турында Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган. Шулай ук егетнең җәрәхәтләр алганнан соң, хәрби бүлектә тиешенчә дәваланып бетмичә, дәвалану өчен ялга кайтарып җибәрергә теләгәннәре ачыкланган. Депутатка мөрәҗәгатьтән соң дәвалау дәвам иткән.
Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә китерелгән барлык дәлилләр дә расланган. Басма язуынча, хезмәттәшенә карата канунсыз гамәлләр кылган хәрби хезмәткәргә карата җинаять эше ачылган.
- Русия хәрби идарәсе срочниклар Украина сугышында катнашмый дип белдерсә дә, аларны контракт имзаларга мәҗбүр итүләре турында билгеле.
- Берничә көн элек кенә, 14 октябрьдә Башкортстанның Әбҗәлил районында Арслан Якуповны җирләделәр. Егеткә әле яңа гына 19 яшь тулган булган. "Вконтакте"ны кулланучылар язуынча, ул сугышка армиядән контракт төзеп киткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!