Башкортстанны яктырткан "Аспекты"га нигез салучы Руслан Вәлиевны үзен "ят агент" дип тануларын сорап гариза бирмәгән өчен штрафка тартканнар

Руслан Вәлиев

Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Вәлиев илдән китте

Уфаның Ленин район мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Лялина Русия юстиция министрлыгының тышкы йогынтыдан дәүләт мәнфәгатьләрен яклау департаменты таләбе белән журналист Руслан Вәлиевка 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "Аспекты" Телеграм каналы хәбәр итә.

Мәхкәмә фикеренчә, ул үзен "ят агент" исемлегенә кертү турында алдан гариза бирмичә, "чикләнмәгән сандагы кешеләр өчен сәяси эчтәлектәге язмалар тараткан".

Шулай ук ул "Аспекты" басмасында "ят агентлары"ның фикерләрен бастыру өчен мәйданчык биргән диелә. Алар арасында Ростислав Морзагулов, Федор Телин, Екатерина Шульман, Руслан Габбасов, "ОВД-Инфо" һәм башкалар телгә алына.

Моннан тыш, Вәлиевка Русиядә теләнмәгән оешма дип танылганнар исемлегенә кертелгән Radio Echo GmbH ширкәтенең "Эхо" медиасында авторлык баганасы алып баруы да гаеп итеп куелган.

Мәхкәмә Вәлиевны Русия административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе беренче өлеше нигезендә гаепле дип тапкан. Ягъни ул үзен яки үз басмасын "ят агентлар" исемлегенә кертү турында гариза бирмәгән.

  • Русия Украинага каршы баскын сугыш башлагач Руслан Вәлиев Русиядән китәргә мәҗбүр булды.
  • Узган ел 21 ноябрьдә Русиянең Юстиция министрылыгы "Аспекты"ны "ят агент"лар исемлегенз кертте. Бу медиа Башкортстанда барлыкка килде. Аны Башкортстанда эшләүче "Эхо Москвы" радиосында эшләүчеләр оештырды. Ул 2022 елда эшли башлады. Башлыча алар Башкортстанда эшләде, андагы бөтен хәлләрне яктыртып барды. Мәсәлән, Баймакта, аннары Уфада барлыкка килгән каршылыкларны күрсәтте һәм алар турында җентекләп сөйләде. Активистларга каршы ачылган җинаять эшләре турында да әлегәчә сөйли.
  • 2024 елда Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде. Роскомнадзор басма сайтын томалады. Аспекты" медисының төгәл финанс чыганагы юк, алар укучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
  • "Аспекты" бары ике кеше көче белән чыгарылса да һәм даими финанс чыганак булмаса да, медиа журналистик эшен дәвам иттерә. Мәсәлән, алар Украина сугышында һәлак булган башкортстанлылар турында мәгълүматны көн саен диярлек чыгарып бара. Русия хакимияте бу мәгълүматны яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!