Татарстанда педагогика югары уку йортларына керүчеләр максатчан уку урынына гомуми бюджет урыннарын сайлый

Иллюстратив фото

Хакимият бу тәртипне үзгәртергә җыена

Татарстанда педагогика югары уку йортларына керүчеләр укуны тәмамлагач кайтып биш ел эшләү бурычы булмасын өчен максатчан уку урынына гомуми бюджет урыннарын сайлый

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Игорь Бикиев белдерүенчә, хәзер республикада "бу тәртипне камилләштерергә" җыеналар.

Депутат сөйләвенчә, Татарстандагы педагогика югары уку йортлары студентлары "гадәти бюджет урыннарын күбрәк сайлый һәм эшкә урнашу буенча озак вакытлы йөкләмәләр алырга теләмәгәнгә, ай саен түләнә торган 15 мең сумнан баш тарта. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза.

Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, "бюджет урыннары саны арту сәбәпле", студентлар максатчан укыту урынына ешрак гомуми бюджет урыннарын сайлый.

"Әлбәттә, максатчан укытуның үз шартлары бар: уку йортын тәмамлаучылар үзләрен укырга җибәргән муниципаль районнарда биш ел укытучы булып эшләргә тиеш. Шуңа күрә хәзер без бу тәртипне бераз үзгәртергә һәм камилләштерергә җыенабыз", дигән Һадиуллин.

Татарстанда өч елда яшь укытучыларның 32 проценты мәктәпләрдән киткән. Бу хакта элегрәк Һадиуллин Татарстан Иҗтимагый пулатында респубулика мәгариф һәм фән министрлыгы максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында әйткән иде.

  • Мәгариф министрлыгы педагог һөнәреннән китүнең сәбәпләрен әйтми, әмма социаль челтәрләрдә укытучылар ешрак түбән хезмәт хакларына һәм эшнең артык күп булуына зарлана, шул исәптән дәрес үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган эшләрнең дә.
  • Моннан тыш Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң укытучыларны патриотик һәм пропаганда чаралары уздыруга еш җәлеп итә башладылар, ә дәүләт сәясәте белән килешмәүчеләрне эштән җибәрәләр.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!