Екатеринбурда яшәүче IT-белгеч татар тарихына багышланган "Вакыт җебе" уенын эшләгән

Уенны Android телефоннарына Google Pay аша йөкләп була

Иң авыры уенның эчтәлеген әзерләү булган.

Екатеринбурда яшәүче IT-белгеч Динар Сөләйманов Timeline кәрт уены нигезендә "Вакыт җебе" дигән уен эшләгән. Уенчыларга татар тарихындагы вакыйгаларны хронологик тәртиптә урнаштырырга кирәк.

Уенда 1990-2025 елларны колачлаган 38 вакыйга турында карточка бар. Киләчәктә аларның саны артачак. Интерфейс татар, урыс һәм инглиз телләрендә эшли. Әгәр текстның тәрҗемәсе булмаса, урыс телендәге вариатны күрсәтелә.

Уенны Android телефоннарына Google Pay аша йөкләп була. Аның веб-версиясен дә эшләү планлаштырыла.

Сөләйманов Екатеринбур татарлары сәхифәсенә әйтүенчә, ул 2019 елдан бирле шәһәрнең татар оешмалары үткәргән чараларда катнашкан, берничә тапкыр өстәл уеннары кичәләренә дә барган.

"Шундый кичәләрнең берсендә татарларга кагылышлы вакыйгалар турында Timeline уенын уйнау мондый берләшмәләрдәге кешеләргә кызык булыр иде дип уйладым. Башта кәгазь карточкалар ясарга ниятләгән идем, ләкин 2024 ел ахырында уенның дигитал вариантын эшләргә кирәклеген аңладым. Чөнки эшләү барышында карточкаларны еш үзгәртергә туры киләчәк, ә дигитал форматта моны эшләү күпкә җиңелрәк", дигән ул.

Иң авыры уенның эчтәлеген әзерләү булган.

"Мин Екатеринбурда яшим, мәктәптә татар тарихын һәм әдәбиятын өйрәнмәдем, шуңа күрә башлангыч белемем дә юк иде. Узган елның сентябрендә интернеттагы чыганакларга таянып мөһим вакыйгалар исемлеген төзедем. Аннары берничә ай Гүзәлия Гыйматдинова (экскурсовод) белән киңәшләштем. Ул исемлекне карап чыкты, бик күп вакыйгаларны өстәргә тәкъдим итте, кайберләрен исә алып ташларга киңәш бирде.

Хәзер мин шул исемлек белән иң яңа вакыйгалардан башлап эшлим: аларга контекст өстим – рәсемнәр, вакыйгага бәйле өстәмә мәгълүмат урнаштырам. Әлегә 1990 елгы вакыйгаларга килеп җиттем", дигән Динар Сөләйманов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!