CSIS хисабы: "Алабуга" махсус икътисад зонасында чит ил кешеләре һәм студентлар мәҗбүри эшкә җәлеп ителә

Архив фотосы

Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) Джордж Буш институты беләр берлектә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы корылмада мәҗбүри хезмәт турында уртак хисап чыгарган.

Документта ширкәттәге мәҗбүри хезмәтнең өч төп төркеме аерып күрсәтелә.

Беренче төркемгә - Африка, Азия һәм Латин Америкасыннан килгән 16-22 яшьлек кызлар керә. Аларны социаль челтәрләр аша хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш тәкъдим итеп җәлеп итәләр. Тикшеренүчеләр мәгълүматларынча, Русиягә килгәч, аларның пасппортларын тарты алалар, очып килү һәм яшәү чыгымнары өчен бурыч рәсмиләштерәләр һәм дроннар җыярга җибәрәрләр.

Икенче төркемне Төньяк Корея ватандашлары тәшкил итә. Тикшеренүчеләр мәгълүматынча, корылмада аларның сан 12 меңгә кадәр җитә. Алар сәгатенә якынча 2,5 доллар ала, ә хезмәт хакларының 70-90 процентын Төньяк Корея дәүләтенә үзенә ала.

Өченче төркемгә "Алабуга Политех" көллиятендә укучы Русия студентлары керә. Аларны җитештерү практикасы дигән сылтау белән дроннар җыю эшенә җәлеп итәләр.

БУ ТЕМАГА:

Кызлар килә. Латин Америкасыннан Алабугага дрон җыярга

Хисап авторлары шулай ук корылманың эшләвен тәэмин итүдә Кытайның мөһим роль уйнавына басым ясый. Русия дроннарындагы двигательләр, аккумуляторлар һәм навигация системнарын да кертеп, электрониканың якынча 80 проценты Кытайда җитештерелгән компонентларга туры килә.

CSIS экспертлары фикеренчә, корылмадагы хезмәт шартлары БМОның кеше белән сәүдә итү төшенчәсенә биргән халыкара билгеләмәсенә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә, хисап авторлары кешеләрне эшкә җәлеп итүчеләргә һәм "Алабуга" инфраструктурасына каршы санкцияләр кертергә, аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын блокларга һәм "Алабуга" махсус икътисад зонасы җирлегендә әле дә эшләүче халыкара ширкәтләргә басым ясарга чакыра.

Элегрәк Чабаксар кооператив институты студентларына "хезмәттәшлек" тәкъдим итеп "Алабуга" вәкилләреннән шалтыратулар килә башлаган иде. Бу хакта "Сердитая Чувашия" Телеграм каналы язды.

БУ ТЕМАГА:

Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр

"Алабуга" махсус икътисади зонасын һава һөҗүменнән саклау эше дә яхшы оештырылган. Аның тирәсендәге саклану позицияләре саны 33кә җиткән.

21 октябрьдә иярченнән төшерелгән һәм Азатлык Радиосының урыс хезмәте өйрәнгән сурәттән күренгәнчә, 2026 елның языннан бирле "Герань" тибындагы һөҗүм дроннары җитештерүче төп мәйданчык тирәсендә һава һөҗүменнән саклану системнары өчен берничә бетон манара һәм "Панцирь" яки "Тор" комплекслары өчен яңа мәйданчыклар төзелгән. Шул ук вакытта, мәсәлән, Мәскәүдә хәрбиләр мәйданчыклардан баш тартып, алар урынына биегрәк манаралар куллана башлаган.

Моннан тыш, "Алабуга" җирлегендә зур калибрлы зенит пулеметлары өчен манаралар һәм җитештерү биналары өстеннән дроннар һөҗүменә каршы челтәрләр тарту өчен корылмалар урнаштырылган.

"Алабуга" махсус икътисади зонасы Русиядәге дроннар һөҗүменнән иң нык сакланган корылмаларның берсе булып кала. Бу яктан ул Путинның Валдайдагы резиденциясе белән беррәттән телгә алына. Анда 31 манара һәм С-300/400 һава һөҗүменнән саклану комплекслары өчен ике позиция бар. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле Мәскәүдә һәм өлкәдә һава һөҗүменнән саклану системнары өчен 100дән артык яңа позиция төзелгән.

БУ ТЕМАГА:

"Герань" дроннарын җитештерүче "Алабуга" махсус икътисад зонасы җирлеге бер елда 340 гектарга киңәйгән  

Шул ук вакытта махсус икътисади зона җирлегендә гомуми мәйданы якынча 42 мең квадрат метр булган җир асты биналары төзелә. Бу хакта 19 сентябрьдә "Война близко" Telegram-каналы иярчен сурәтләренә таянып хәбәр иткән. Басма авторлары фаразлавынча, бу биналар "Герань" дроннары җитештерү һәм әзер дроннарны саклау өчен кулланырга мөмкин.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның "Шаһед" һөҗүм дроннарын җитештерү оештырылды. Русиядә алар "Герань-2" исеме белән кораллануга куелган. Пилотсыз очкычларны җыю эшенә "Алабуга Политех" көллияте студентларын да җәлеп итәләр. Соңгы елны"Алабуга-Политех"ның студентлар кабул итүне арттырырга планлаштыра, дип, ширкәтнең элекке хезмәткәренә сылтама белән, "Эхо"язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!