2027 елда Казанда Муса Җәлил опера һәм балет театрында кабат "Үзгәреш җиле" җыр фестивале узарга мөмкин.
Үз чыганакларына таянып "Бизнес Онлайн" язуынча, ике концертның апрельдә узуы көтелә. Элек ул гадәттә ел азагында оештырыла иде.
"Үзгәреш җиле" фестивале беренче тапкыр 2016 елда узды. Ул вакытта аны уздыруга тотылган чыгымнар 80 миллион сумнан артып киткән иде.
2020 елда Нью-Йоркта "Үзгәреш җиле" фестивале уздыру Татарстанга кимендә 30,5 млн сумга төшкән дип белдерелде.
Соңгы тапкыр фестиваль 2023 елны узды. 2024 елны фестиваль уздырмауны БРИКС җыены аркасында дип белдерделәр. Ләкин ул 2025 елда да үтмәде, быел да узмый һәм бу хакта алай искә алучы юк иде.
Басма язуынча, киләсе елга планлаштырылган фестивальдә ниндидер үзгәрешләр көтелми. Музыкаль җитәкче - Мәскәүдән килгән джаз быргычысы Вадим Эйленкриг һәм аның башкала музыкантлары. Шулай ук татар эстрадасының, нигездә, элекке җырларына заманча аранжировкалар тәкъдим ителә.
"Үзгәреш җиле" оештыручылары нәкъ яңа формалар белән татар җырын бар дөньяга танытабыз дип аңлата килде.
"Бу формалар заманча, әмма яңалыгы нидә? Аларны инде бөтен дөнья белә. Индианнарны затлы ташлар урынына пыяла биреп алдаган кебек безне дә алдалыйлар. Милли кыйммәтләребезне аңламыйбыз, кадерләмибез", дигән иде 2020 елда Миләүшә Хәбетдинова.
"Үзгәреш җиле"нә килгәндә, үз гомерендә татар музыкасын ишетмәгән рус, йә булмаса яһүд татар музыкасына нинди үзгәреш кертә алсын? Үзгәреш китерер дә ул, ләкин безнең файдага түгел. Бер генә мисал китерәм: Җәүдәт Фәйзинең 30нчы елларда язган "Урман кызы" дигән искиткеч тирән, тәннәрне чымырдатырлык җыры бар. Шул җырда бер егет шундый маймылланды, Җәүдәт абый каберендә борылып яткандыр инде, дип уйладым", диде элек композитор, баянчы Рамил Курамшин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!