Бүген республиканың парламент депутатлары Шельдяевны бертавыштан премьер-министр итеп раслады.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 23 сентябрьдә Шельдяевны хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләгән иде.
Шельдяевка 45 яшь, ул Сарытау өлкәсендә туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Төрле елларда республика хөкүмәте аппаратында төрле вазифаларда эшләгән. 2019 елны республика сәнәгать министрлыгын җитәкли башлаган. 2022 елны хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән.
Элегерәк Башкортстанның сәнәгать министры Александр Шельдяев республикада дроннарны җитештерү арттырылачак, дигән иде. Моны "хәзер аларга ихтыяҗ зур", шуңа республика хөкүмәт дроннар өчен компонентлар сатып алуга грантлар бүлеп бирергә булды, дип аңлатты.
"2023 елдан пилотсыз очучы аппаратлар өчен компонентлар сатып алуга ярдәм өчен грантлар бирә башлау карары кабул ителде. Моны Радий Фәритович (республика башлыгы Радий Хәбиров - ред.) хуплады", диде ул.
- Моннан тыш, бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы республиканың кеше хокуклары вәкиле итеп Руслан Зайнуллинны, ә бала хокуклары яңа вәкиле итеп Ирина Сухареваны билгеләде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!