Русия мәктәпләрендә дрон дәресләре уза

Your browser doesn’t support HTML5

Русия мәктәпләрендә укучыларны дроннар белән идарә итәргә һәм аларны сугышта кулланырга өйрәтәләр. Татарстанның 18 мәктәбендә 2025/2026 уку елында 1300 бала дрон белән идарә итәргә өйрәнгән. Башкортстанның 20 мәктәбендә дә дрон белән идарә итәргә өйрәтүче сыйныфлар эшли.

Русия мәктәпләрендә укучыларны дроннар белән идарә итәргә һәм аларны сугышта кулланырга өйрәтәләр. Мондый дәресләр 13 яшьлек балалар өчен дә каралган.

Татарстанда 2025/2026 уку елында 1300 бала дрон белән идарә итәргә өйрәнгән. Махсус түгәрәкләр республиканың 18 мәктәбендә ачылган. Башкортстанның 20 мәктәбендә дә дрон белән идарә итәргә өйрәтүче сыйныфлар эшли.

«Новая газета Европа» исәпләвенчә, Украинадагы сугышның дүрт елы эчендә Русия балалар бакчалары, мәктәпләре һәм югары уку йортлары дроннар һәм аларга кирәкле җиһазлар сатып алуга 1,2 миллиард доллардан артык акча тоткан. 2022 елга кадәр бу максатка елына якынча 4 миллион доллар сарыф ителгән.