Казаннар чүпнең вакытында чыгарылмавыннан зарлана

Иллюстратив фото

Чүп чыгару ширкәте чыгымнарны кыскартырга мәҗбүр.

Казаннар чүп өемнәреннән туйган. Моның сәбәбе, шәһәрдә чүп чыгару өчен җаваплы ширкәтнең калдыкларны вакытында алып китмәве. Проблем турында бүген Казанның эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләшкәннәр.

Чүп чыгару өчен җаваплы "ПЖКХ" ширкәте җитәкчесе Ранур Шакиров әйтүенчә, алар эш күләменә өлгерә алмый, чөнки чыгымнар сизелерлек арткан, ә финанслау күләме үзгәрмәгән. Чүп аеруча күп җыелган урыннар махсус техника белән чистартыла.

"Вечерняя Казань" язуынча, Шакиров ширкәтнең авыр икътисади хәлдә булуын әйткән. Шуңа күрә чыгымнарны кыскартырга мәҗбүрләр. Көн саен линиягә чыгучы техниканың саны биш машинага киметелгән, административ һәм башка чыгымнар да кыскартыла. Әмма чүп чыгару хезмәтенең үзе кыскартылмый, дип ышандыра ширкәт вәкилләре.

Торак коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйнияттулин фикеренчә, финанс кыенлыклар аркасында чүп чыгару графигы үзгәрергә тиеш түгел.

Шул ук вакытта бюджет акчалары Русиянең Украинага каршы баскын сугышына китә. Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерә. Республика әлеге төбәкләр өчен җаваплы итеп билгеләнде һәм даими рәвештә һуманитар ярдәм җибәрә.

Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларның алты меңнән артык гаиләсен "муниципалитет көндәлек кайгырта" дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!