Казанның алты мәктәбе һәм Яшел Үзәннең ике мәктәбендә татар телен укытуда ясалма интеллектлы платформа кулланыла башлады. Бу хакта Kazan Digital Week 2026 чарасында "На родном" порталы җитәкчесе Тимур Сәлимов белдерде. Бу эш быелның сентябрь уртасында башланды, ди ул.
Проектта барлыгы 40лап татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша, алар махсус уку узган һәм платформага кушылган. Бу платформа 30-60 секундта интерактив дәресләрне булдырырга мөмкинлек бирә. Моның өчен укытучыга дәрескә кирәкле материалларны йөкләргә генә кирәк, ди Сәлимов.
Ул бу платформа татар теле укытучыларына дәрескә әзерләнү вакытын кыскарта, бу эшне җиңеләйтә ди. Һәр интерактив дәрестә тавышлы "аватар" булдырыла, аның белән укучылар татар телендә аралаша ала.
Проектның сайтыннан күренгәнчә, бу портал Яшел Үзәннең 5нче гимназиясе һәм 7нче лицеенда, моннан тыш Сәләт аланнарында, Биләр форумында да кулланыла.
Хәзерге вакытта портал татар телендә генә эшли. Аны ясаучылар мари телен дә әзерлиләр, алга таба башкорт һәм чуаш телләрен өстәү мөмкинлеге дә өйрәнелә.
Быел Тимур Сәлимов бу портал проекты белән "Үз телем" бәйгесендә җиңгән иде.
- Моңарчы Азатлык ясалма интеллект үсеше милли телләрне өйрәнү, укыту һәм саклауда зур роль уйный алуы турында язган иде. Соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән идек.
- Chat GPT, Claude.ai, Copilot, Deep Seek, Suno кебек хезмәтләр татар һәм башкорт телләрен яхшы таный, үзләре милли телләрдә сөйләшә һәм яза ала.
- Соңгы елларда татар теленең дигитал ресурслары мөмкинлекләре киңәйгән. Азатлыкның 2025 елда үткәргән сынаулары татар һәм башкорт телләренең популяр нейрочелтәрләрдә инде кулланыла алуын күрсәткән. Шул ук вакытта белгечләр ясалма интеллект җавапларын тулысынча дөрес дип кабул итмәскә, аларны тикшерергә кирәклеген искәртә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!