Путин хәрби полициянең вәкаләтләрен шактый киңәйтүче фәрман имзалады

Иллюстратив фото

Хәрби полициянең хәрби бүлек командирлары тикшерү органнары вәкаләтләрен үзләренә буйсынган хәрбиләргә карата гына түгел, ә берләшмә командирына буйсынган хәрбиләргә һәм гражданлык персоналына карата да башкара алачак.

Русия президенты илнең кораллы көчләренең тәртип, гарнизон һәм каравыл хезмәтләре, шулай ук хәрби полиция уставына үзгәрешләр кертә торган фәрманны имзалады. Документ хәрби полициянең вәкаләтләрен шактый киңәйтә. Бу аеруча сугыш шартларына кагыла.

Аерым алганда, Хәрби полиция уставында җинаятьләрне тиз арада туктату һәм хокук бозучыларны тоткарлау өчен "тиз хәрәкәт итү төркемнәре" төзү каралган.

Хәрби полициянең хәрби бүлек командирлары тикшерү органнары вәкаләтләрен үзләренә буйсынган хәрбиләргә карата гына түгел, ә берләшмә командирына буйсынган хәрбиләргә һәм гражданлык персоналына карата да башкара алачак.

Кораллы бәрелешләр урыннарында, аерым очракларда, тоткарланганнарны озатып йөртү өчен махсус җиһазландырылган автомобильләр урынына гадәти транспорт чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирелә.

Моннан тыш, Тәртип уставына кертелгән үзгәрешләр тупас дисциплинар хокук бозулар исемлеген дә билгели. Мәсәлән, хәрби таныклыкны белә торып бозу яки саксызлык аркасында югалту, шулай ук Русия чикләреннән чыгу тәртибен бозу шундый хокук бозулар исемлегенә кертелә.

  • Русиянең Украинага каршы алып барган баскын сугышында катнашучы хәрбиләргә карата хәрби полициянең рәхимсезлеге һәм аның хезмәткәрләренең башбаштаклыгы турында хәбәрләр вакыт-вакыт чыгып тора. Элегрәк Татарстаннан Рамил "Алга" сугышчыларының өйләренә җибәрелмәве һәм аларны хәрби полиция саклавы турында сөйләгән иде.
  • Сербларны Украинадагы сугышта Мәскәү ягында сугышсыннар өчен Русия гаскәренә җибәрү белән шөгыльләнгән Сербия ватандашы Деян Брич та элегрәк видеомөрәҗәгать яздырды. Анда ул 119нчы парашют-десант полкында сербларны ничек мыскыл итүләре турында сөйләде. Шушы хәлдән соң серблар янына үзләрен хәрби полиция дип таныштырган кешеләр килгән һәм аларга төрмә белән янаган. Аларга коралларын тапшырырга боерганнар, җиргә казып ясалган торакларыннан берничә тәүлеккә суыкка куып чыгарганнар, кыр ашханәсенә кертмәгәннәр. Соңрак хәрби полиция вәкилләре коралсыз сугышчыларны кыйнаган, һавага атып аларны атып үтерү белән янаган, дип сөйләде Берич.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!